
Эссе көннәрдә машина двигательне, вариаторны яки автоматны суыту өчен күп көч куя. Бу хакта автоэксперт Петр Баканов сөйләде, дип яза «Татар-информ».
«Двигательгә һәм тапшырулар тартмасына артык көч килмәсен өчен, даими рәвештә, иң яхшысы – 2 елга бер тапкыр, радиаторны салдырып юарга кирәк. Радиаторны керхер белән сиптереп юарга гына түгел, ә аны салдырырга һәм тулысынча чистартырга кирәк», – ди ул.
Моннан тыш, эсседә салон элементларына да зыян килә, шуңа күрә автомобиль салонына пәрдәләр кую яхшы.
Тагын термостат, вентилятор һәм кондиционерның эшен тикшереп торырга кирәк.
«Эссе көнне салонда рәхәт кенә суык булуын телисез икән, кондиционер системасына ничә грамм антифриз салынганын тикшерергә кирәк», – ди автоэксперт.