news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Машинама бензин таба алмыйча....» - Ирек Фатыйхов иң актуаль темага җыр

news_top

Танылган пародияләр остасы Ирек Фатыйхов җырчы Рифат Зариповка пародия ясаган, аның үзе янәшәсендә әле! Өстәвенә, бүгенге көннең иң актуаль темасын күтәргән. «Дускай, сиңа җыр яздым. «Бензин бетте» дип атала», – ди ул Рифатка.

Рифатның иң популяр җырларының берсе Ирек Фатыйхов тарафыннан болайрак яңгырый:

«30 чакрым гына калып бара

Тиздән өйгә кайтып җитәмен.

Тик шул вакыт күзем төшеп китте,

Машинамда бензин беткән бит.

Тиз борылып кердем заправкага

Тик ягулык кына тапмадым

Машинама бензин таба алмыйча,

Урамнардан җәяү атладым» – дип суза ул. Ахырдан Рифат Иреккә үзе дә кушыла.

«Рифат өчен бик таныш тема инде бу. Дефицит булмаганда да бензин салмый йөри торган гадәте бар аның», – дип язган Рафил Җәләлиев. Күрәсең, кайчандыр Рифатның машинасын автозаправкага кадәр бергәләп эткәннәре булган.

«Шәп», – дип комментарий калдырган Ләйлә Дәүләтова. «Ләйлә Дәүләтовага ошагач, димәк, шигырь яза башларга була икән», – дигән фикергә килгән Ирек.

Рифат Зарипов Иреккә: «Талант», – дип язып калдырган. Ирек исә Рифатны:«Таланттан ишетәм», – дип мактаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар