Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Машиналары изелеп беткән»: коточкыч авариядә өч полиция хезмәткәре һәлак булган

news_top_970_100
«Машиналары изелеп беткән»: коточкыч авариядә өч полиция хезмәткәре һәлак булган

Ростов өлкәсендә Мартынов районында авариядә өч хатын-кыз һәлак булган. Алар өчесе дә Волгодонск шәһәрендә 2 нче полиция бүлегендә эшләгән. Бу хакта «Комсомольская правда» сайты яза. 

ЮХИДИ хезмәтенең төбәк идарәсендә сөйләүләренчә, фаҗига 12 апрель кичендә «Ростов-Семикаракорск-Волгодонск» трассасында булган.

Полиция хезмәткәрләре утырган чит ил машинасы светофорның кызыл утына туктаган. Алда йөк машинасы булган. Ә артта тагын бер йөк машинасы «Даф« торган. Шаһитлар әйтүенчә, өченче машина зур тизлектә кузгалып киткән. Йөртүче вакытында туктап кала алмаган һәм хатын-кызлар утырган машинага килеп бәрелгән.

«Нәтиҗәдә, өч кеше утырган «Хендай Гретта», машинасы алда торган «Ман» автомобиле белән бәрелешкән. Йөртүче һәм ике пассажир һәлак булган», - дип сөйләделәр ЮХИДИ хезмәтендә.

Соңрак билгеле булганча, һәлак булган хатын-кызларның өчесе дә Волгодонск шәһәре полиция бүлегендә эшләгән. Табиблар әйтүенчә, мондый бәрелүдән автомобильдәге кешеләрнең исән калу шансы булмаган.

«Мондый көчле бәрелүдән кызлар утырган машина ике автомобиль арасында кысылып калган. Алар утырган җиңел машина изелеп беткән. Машинаның төбе һәм көпчәкләре генә калган», - дип сөйләде авария шаһиты.

Полиция хезмәткәрләре Ростов өлкәсенә командировкага барган, ә ул көнне аларның өйләренә кайтышы булган. Хатын-кызларның һәрбересенең дә икешәр баласы булган.

Татьянага нибары 29, Ольгага 37 яшь булган.  47 яшьлек Руслана полициядә 20 елдан артыграк эшләгән. Майор яшь коллегалары белән тәҗрибәсе һәм белемнәре белән бүлешкән. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100