Машиналар узышканда 17 яшьлек кыз үлә, бер егетнең ике аягы сына, тагын бер кыз имгәнә
Ангарск шәһәрендә рөхсәтсез оештырылган автоузыш вакытында 17 яшьлек кыз һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.
11 майга каршы төндә автоузыш коточкыч фаҗига белән тәмамлана. «Тойота Чайзер» машинасы трассадан чыгып оча, тамашачыларга бәрелә. 17 яшьлек кыз урында ук үлә, тагын 2 кеше имгәнә. Фаҗига китереп чыгаруда шикләнелүче ир-атка 2 айга өй аресты билгеләнгән.
Рөхсәтсез автоузыш «Ангарск – Тальяны» трассасында була. Бирегә йөзләрчә тамашачы җыела. Идарәсен югалткан автомобиль трассага бик якын торган кешеләр өстенә барып бәрелә.
11 майда тикшерүчеләр рөхсәтсез автоузыш координаторы булган дип шикләнелүче кешене тоткарлыйлар. Ул 34 яшьлек хатын-кыз булып чыга. Чараны оештыручы икенче кеше – 32 яшьлек хатын-кыз, аны икенче көнне полициягә алып киләләр. Бу хатын гаебен танып күрсәтмә биргән.
«Тойота Чайзер» белән идарә иткән 31 яшьлек ир-ат тоткарланган. Авария вакытында ул аек булган, машина йөртү стажы 10 елдан артык. Ул да гаебен таныган.
Мәрхүмә кыз күп балалы гаиләдә өлкәне булуы билгеле. Ангарск шәһәрендә яшәгән. Гаиләдә тагын 2 кыз бар. Зыян күргән 22 яшьлек егет һәм 18 яшьлек кыз хастаханәдә. Егетнең ике аягы сынган, кызның бот сөяге имгәнгән, диелә хәбәрдә.
Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.