Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Машиналар тимер өеменә әверелде». 23 яшьлек чемпион Ләйлә Сәламова һәлак

news_top_970_100
«Машиналар тимер өеменә әверелде». 23 яшьлек чемпион Ләйлә Сәламова һәлак
https://minsport.tatarstan.ru

Хай-дайвинг буенча Россия чемпионы Ләйлә Сәламова Карелиядә юл һәлакәтендә үлде. Фаҗига 12 гыйнварда 13.30 сәгатьтә Лахденпох районында була. Фаҗига урыннан кадрларны РЕН ТВ каналы күрсәтте.

Биредә Mitsubishi Lancer һәм Volkswagen Tiguan кара-каршы бәрелешә һәм икесе дә тимер-томыр өеменә әверелә.

Сәламова Mitsubishi Lancer машинасында пассажир утыргычында була. Машина йөртүче дә, Ләйлә дә һәлак була.

Volkswagen Tiguan йөртүчесе һәм аның пассажирлары имгәнә, аларны хастаханәгә илтәләр.

Ләйлә Сәламовага 23 яшь. Ул 2021 елда хай-дайвинг буенча Россия чемпионатында җиңә, диелә хәбәрдә.

  • Россия чемпионы, 23 яшьлек Ләйлә Сәламова Карелиядә юл һәлакәтендә үлгән, дип «Татар-информ» хәбәр иткән иде.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100