news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Машиналар су астында, эвакуация бара: Чиләбе өлкәсендәге шәһәрне су баса

news_top
Машиналар су астында, эвакуация бара: Чиләбе өлкәсендәге шәһәрне су баса
Фото, видео: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Чиләбе өлкәсе буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

Чиләбе өлкәсенең Аша шәһәрен су баса башлаган. Чапаев һәм Козинский бистәләрен су баскан инде. Аша районы администрациясе хәбәр иткәнчә, кисәк җылыту һәм көчле яңгырлар аркасында, шәһәрдән югарырак Сим елгасында боз кузгалган. Боз кисәкләре «затор» китереп чыгарган, дип яза «Комсомольская правда» телеграм-каналы.

Ашада эвакуация башланган, җирле кунакханәдә 50 урынлык вакытлыча тору урыны ясалган. Сим елгасы шулай ук автомобиль трассаларын да баса, аларның берсендәге участок өлешчә ябылган. Кичә җирле халык Чиләбе өлкәсенең Ногайбәк районында Ольгинская плотинасын юдырып алып киткәнен хәбәр итте.

Видеоларда күренгәнчә, машиналар су астында калган, урамнан зур техника көчкә уза. «Коточкыч!» – ди видеода бер ир-ат.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар