Нинди дә булса транспортка утырганда шушы дога-зикерне укырга кирәк:
Бисмилләһ, үәлхәмдүлилләһ, сөбхәнәлләзи сәххара ләнә һәзә үә мә күннә ләһү мукъринин, үә иннә илә раббинә ләмүнкалибүн.
«Аллаһ исеме белән. Барча мактау Аллаһка! Безгә моны буйсындырган Аллаһ һәр кимчелектән пакь, без бит үзебез аны булдыра ала торган түгел. Хакыйкатьтә, без Раббыбызга кайтачакбыз!»
«Каләм» нәшрияты җыентыгыннан