news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Машинага кышкы резинаны кайчан куярга?

news_top
Машинага кышкы резинаны кайчан куярга?
Фото: © «Татар-информ»

РФ Транспорт министрлыгы машина йөртүчеләргә җәйге шинаны кышкы резинага һава температурасы Цельсий шкаласы буенча +5..+7 градус булганда алыштырырга киңәш итте. Моны штрафлар түләмәү һәм юлда иминлекне тәэмин итү өчен 1 декабрьгә кадәр эшләргә кирәк. Бу хакта РИА Новости яза, дип хәбәр итте «Радио 1».

Экспертлар ассызыклаганча, кышкы резина даими суыклар башлангач куелырга тиеш. 1 декабрьдән башлап февральгә кадәр җәйге шина белән йөрү тыела. Кышкы шинада «M+S», «MS» яки «M S» маркировкасы булырга тиеш. Резина шипланган яисә шипланмаган була ала.

Түбән температурада җәйге резинаның тыгызлыгы кими, тәгәрмәч юл өслеге белән начар тоташа башлый. Бу – тормозлау юлын озынайта һәм аварияләр куркынычын арттыра. Кышкы резинага күчүне соңгы мизгелгә кадәр сузмагыз – иминлегегез турында алдан кайгыртыгыз, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар