Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Машинага бәйләнгән тюбингта дусты һәлак булган өчен 22 яшьлек кызны хөкем итәләр

news_top_970_100
Машинага бәйләнгән тюбингта дусты һәлак булган өчен 22 яшьлек кызны хөкем итәләр
Фото: «Татар-информ», Елена Фенина

Бүген Казанның Киров судында 22 яшьлек Эвелина Якуповадан сорау алдылар. Аны, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, кеше үлеменә китерүдә гаеплиләр. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Тикшерү версиясе буенча, 8 гыйнварда Аракчино бистәсендә Эвелина Якупова машинасына тюбинг таккан һәм анда дус кызын – 20 яшьлек Дарья Акинованы утыртып йөртергә булган.

Бер мизгелдә Эвелина Якупова тизлекне арттыра, һәм дусты утырган тюбинг югары тизлектә юл билгесенә килеп бәрелә. Коточкыч юл-транспорт һәлакәте видеокүзәтү камералары язмаларына эләгә.

Җәрәхәтләр алган 20 яшьлек Дарьяны хастаханәгә китерәләр, ул шунда вафат була. Гаепләнүче Эвелина Якупова табибларга дустының тюбингта таудан шуып төшүе һәм коймага килеп бәрелүе турында сөйли. Һәлакәт урынына 2 егет килгән, алар кан эзләрен яшереп, тюбингны алып киткәннәр. Бу мизгел, тюбингның юл билгесенә барып бәрелүе кебек үк, урам видеокүзәтү камераларына эләккән.

Дарья Акинова үлеменнән соң, тикшерүчеләр ул бәрелгән дип фаразланган койманы тикшерергә бара. Шул вакытта машина белән идарә иткән Эвелина Якупова нидер яшерүе ачыклана. Тиздән вакыйганың ничек булуы билгеле була, һәм кызны сак астына алалар.

Казанның Киров районы прокуроры урынбасары Михаил Ефимов

Фото: © «Татар-информ», Елена Фенина

Бүген судта Казанның Киров районы прокуроры урынбасары Михаил Ефимов гаепләнүченең күрсәтмәләре булган эш материалларын укыды.

«Мин дусларыма – Даша, Никита һәм Димага – ватрушкада йөрергә тәкъдим иттем», – диелә эш материалларында.

20 яшьлек Дарья Акинова юл билгесенә бәрелеп авыр җәрәхәтләр алгач, дуслары «ашыгыч ярдәм» чакырткан, диелгән документларда. Әмма, соңрак, егетләр зыян күргән кызны мөстәкыйль рәвештә хастаханәгә илтергә карар кылган.

«Без булган хәлне бәхетсезлек очрагы дип санадык һәм барысын да сөйләмәдек», – ди тикшерүчеләргә Эвелина Якупова.

Судта кыз аның барлык күрсәтмәләре дә дөрес булуын әйтә. Ул шулай ук әлеге вакыйгадан соң һәлак булган кызның әйберләрен – башлык һәм бияләйләрен алу өчен иптәшләре белән вакыйга урынына баруларын сөйли.

«Бу төнге дүртләр тирәсендә булды. Мин тюбингны алып, машинага куйдым. Әйберләр барысы да чәчелгән иде. Аннары без Дашаның әнисе янына киттек», – ди ул.

Шул ук вакытта гаепләнүче видеоязмада күрсәтелгәнчә кан эзләрен яшерергә тырышмавы турында әйтә. «Мин Дашаның телефонын эзләдем. Без әйберләрне алып, аның әнисенә илтергә генә теләдек», – дип сөйли Эвелина Якупова.

Киләсе утырышта яклар арасында фикер алышуны башлау планлаштырыла. Дәүләт гаепләве яшь кызның үлеме өчен җәза билгеләүгә карата таләпләрен игълан итәчәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100