Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Машинадан җан өшеткеч авазлар ишетелде». Ике балалы гаилә авариядә янып үлгән

news_top_970_100
«Машинадан җан өшеткеч авазлар ишетелде». Ике балалы гаилә авариядә янып үлгән
Фото: https://t.me/mchs28

Амур өлкәсендә фейерверклар төялгән фура белән авариядә 2 балалы гаилә янып үлгән. «Машинадан җан өшеткеч авазлар килгән», – дип яза «Комсомольская правда».

Хатын-кыз 8 һәм 11 яшьлек ике улы белән машинада Воздвиженка авылы тирәсеннән бара. «Амур» федераль юлының 1476нчы километрында ул фураны уздырмый. Фурага пиротехника төялгән була. Машиналар бәрелешкәч көчле янгын башлана, коточкыч салют күккә оча, диелә хәбәрдә.

Төбәк буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, 43 яшьлек хатын, аның балалары һәм салондагы тагын 1 пассажир урында ук һәлак була. Ир-атның шәхесе ачыклана.

«Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре җимерелгән җиңел машинаны йөк машинасыннан тартып чыгарды. Анда хатын-кыз һәм 8, 11 яшьлек ике бала мәете иде. Янып беткән машиналар хәрабәләрен актарганда, тагын 1 мәет табылды», – диелә 17 октябрьдә телеграм-каналада чыккан хәбәрдә.

Фото: © https://t.me/mchs28

Белгечләр ачыклаганча, бәрелешкәч, йөк машинасын ян ягына ава, электр үткәргечкә тия һәм яна башлый. Шуннан соң пиротехника шартлый башлый.

Фура йөртүчесе исән кала, аны хастаханәгә илтәләр, ир-ат авыр хәлдә.

Тикшерү эшләре башланган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100