Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тереләй янган хатынның шәхесе билгесез». Башкортстанда авариядә биш кеше үлде

news_top_970_100
«Тереләй янган хатынның шәхесе билгесез». Башкортстанда авариядә биш кеше үлде
https://www.bashinform.ru/

Бүген иртәнге ун тирәсендә Уфа-Яңавыл юлында авариядә биш кеше һәлак була. Тикшерүчеләр җинаять эше ачкан. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Биредә Skoda Roomster белән Renault Sandero бәрелешә.  Skoda Roomster машинасы белән Мишкә районында яшәүче 24 яшьлек егет идарә итә, Renault Sandero машинасы белән Калтачы районында яшәүче 64 яшьлек ир-ат идарә итә.

Бәрелешкәч, Renault юл кырыена төшеп китә, әйләнеп каплана. Аннары машинага ут каба. Машина йөртүчесе һәм аның салонындагы пассажир хатын-кыз янып үлә. Әлегә бу хатынның шәхесе ачыкланмаган. Ул Краснохолмскийдан Бөре ягына таба утырып баручы пассажир булуы ихтимал.

Skoda йөртүчесе, машина салонындагы 16 яшьлек кыз һәм 24 яшьлек егет ашыгыч ярдәм килгәнче һәлак була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100