Россия Эчке эшләр министрлыгы вәкиле Ирина Волк Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә булган хәл турында сөйләде.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре интернеттагы бер видеога игътибар иткән. Кадрларда яшь егет, машина руле артында утырган килеш, тәрәзәдән чыгып, түбә аша пассажир утыргычына күчәргә тырышкан, әмма юлга егылып төшкән. Соңрак аның җитди җәрәхәтләр алмавы ачыкланган. Бу турыда «Башинформ» яза.
Полиция видеода катнашучыларның шәхесен тиз арада ачыклаган — алар 17 яшьлек студент (ул машинаны әнисеннән алган) һәм аның 18 яшьлек танышы булып чыккан. Башта яшьләр ролик нейрочелтәр ярдәмендә ясалган дип әйткән, әмма соңрак моның куркыныч эксперимент булуын таныганнар.
Аларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф салалар, шулай ук балигъ булмаган егетнең әти-әнисен җаваплылыкка тарту мәсьәләсе дә карала. Автомобиль махсус тукталышка куелган.
Социаль челтәрләрдәге бернинди «лайклар» өчен дә тормышны куркыныч астына куярга ярамый, дип искәртә Ирина Волк.