news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Машинада аптечка булырга тиешме?

news_top
Машинада аптечка булырга тиешме?
Фото: «Татар-информ»

Автомобиль йөртүчеләргә машинада аптечка булдыру мәҗбүри түгел, шулай ук аның булмавы өчен штраф та гамәлдән чыгарылган, дип хәбәр итә «РИА Новости» юрист Екатерина Нечаева сүзләренә сылтама белән.

«2023 елның 1 сентябреннән башлап, автомобильдә аптечка булу таләбе машинаны куллану тыелган җитешсезлекләр исемлегеннән чыгарылды», — дип аңлатты юрист, һәм аптечка булмаган өчен штраф та бетерелүен өстәде.

Әлеге таләп гамәлдән чыгарылганчы, йөртүчеләргә аптечка булмау яки вакыты чыккан булу өчен 500 сум күләмендә штраф салына иде. Шулай ук 2023 елның сентябренә кадәр машинада аптечка булмаса, юлга чыгарга да ярамый иде.

Шулай да Нечаева, штраф бетерелсә дә, гадәттән тыш хәлләр өчен машинада аптечка булдыруны киңәш итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар