news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Машина утыргычын җылытуның сәламәтлеккә нинди зыяны бар?

news_top

Автомобиль утыргычын җылыту 15 минуттан артмаска тиеш, чөнки озак җылыту сәламәтлек өчен тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин – шешенү, хроник урогенекологик авыруларның кискенләшүе, хәтта бала таба алмау куркынычы артуга кадәр. Бу хакта РИА Новостига Мәскәү Сәламәтлек саклау департаментының өлкән белгече, өлкәннәр өчен беренчел медицина-санитар ярдәме буенча баш белгеч Андрей Тяжельников сөйләгән.

«Иң кулае – юлга чыгар алдыннан 10-15 минутка утыргыч җылыткычын кабызып, юлга кузгалгач, аны сүндерү. Шул вакыт эчендә утыргыч уңайлы температурага кадәр җылынып өлгерә, һәм сез салкын утыргычка утырырга мәҗбүр булмыйсыз – бу да сәламәтлек өчен зыянлы. Гомумән, утыргыч җылыту 15 минуттан артмаска тиеш», – дип аңлатты Тяжельников.

Аның сүзләренчә, әгәр утыргыч 38 градустан артык җылынса, кан тамырлары киңәергә мөмкин, ә озак сәфәр вакытында бу – аяк-кулларда шешенүгә һәм авырлык хисенә китерә. Бил һәм таз өлешенең артык кызуы бар булган ялкынсыну процессларын көчәйтергә, хроник урогенекологик авырулар кискенләшүгә китерергә мөмкин. Моннан тыш, машинаның эссе салоныннан салкын һавага кинәт чыгу да куркыныч тудыра.

Бу өлкәдәге артык җылыну һәм ир-атлар, һәм хатын-кызлар өчен куркыныч. Ир-атларда репродуктив функция турыдан-туры җенес органнары температурасына бәйле, шуңа күрә даими кызулык – баласызлык куркынычын арттыра. Хатын-кызларда исә, мәсәлән, цистит китереп чыгаручы микроорганизмнар булган очракта, артык җылыту авыруның кискенләшүен китереп чыгарырга мөмкин», – дип билгеләп үтте табиб.

Ул, шулай ук, балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләр, терморегуляция системасының камил булмавы аркасында, җылынуны сизми калырга һәм артык кызу нәтиҗәсендә хәтта эссе сугу (тепловой удар) алырга мөмкинлеген ассызыклады.

«Йөкле хатын-кызлар автомобильдәге утыргыч җылыту функциясен аеруча саклык белән кулланырга тиеш, чөнки тән температурасы күтәрелү балага тискәре йогынты ясарга мөмкин. Шуңа күрә утыргыч бераз җылынуны сизгәннән соң, 10-15 минут үтү белән җылытуны сүндерергә кирәк», – дип йомгаклады әңгәмәдәш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар