Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Машина утыргычын җылыту ир-атлар сәламәтлегенә нинди зыян китерә?

news_top_970_100
Машина утыргычын җылыту ир-атлар сәламәтлегенә нинди зыян китерә?
Фото: © «Татар-информ»

Табиб Денис Банный машина утыргычын җылытуның сәламәтлеккә файдасы һәм зыяны турында аңлаткан. Аның сүзләренчә, утыргычны җылыту салкын тиюдән барлыкка килә торган авырулардан саклый. Бу турыда RT хәбәр итте.

«Салкын машинага кереп утыргач, аеруча салоны күннән ясалган булса, арт як мускуллары, хатын-кызларның «придатки», ир-атларның орлык капчыгы (мошонка) бик туңа. Бу – простатит, эпидидимит, цистит, пиелонефрит, аднексит кебек авырулар китереп чыгарырга мөмкин. Моннан тыш миозит, неврит та барлыкка килүе бар», – ди табиб.

Табиб сүзләренчә, утыргычны җылыту кабыргалар арасындагы невралгия, артроз, мускуллар тартылу вакытында да файдалы.

Ләкин моның зыянлы яклары да бар. Утыргычы җылытылган машинада озак булу ир-атларның орлык капчыгы тирәсендә температура күтәрелүгә китерергә, аннары сперма сыйфаты бозылырга мөмкин, ди табиб.

«Тикшерүчеләр ачыклаганча, утыргычы җылытыла торган машинада 90 минут булу ир-атларның орлык капчыгында температура күтәрелүгә китерә. Ә моның сперма сыйфатын начарландыруы билгеле – сперматозоидлар саны һәм хәрәкәтчәнлеге кими», – ди табиб.

Ул кисәткәнчә, 3 яшькә кадәрге балалар утыргычын җылытуны сак кулланырга кирәк. Шулай ук онкология авырулары һәм кискен ялкынсыну процесслары булганда утыргычны җылыту киңәш ителми.

«Балаларның терморегуляция системасы тиешенчә формалашмаган – бала организмы температура балансын тота белми әле. Шуңа күрә ул артык җылынырга мөмкин», – ди белгеч.

Тискәре йогынты булмасын өчен, чыгып утырганчы, машинаны алдан җылыту, ә утыргыч температурасын 33-34°C итеп көйләү хәерле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100