news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Машина – туйга бүләк иде»: 18 яшьлек егет, коточкыч авариягә очрап, кәләшен харап иткән

news_top

Күңелле туй мәшәкатьләре, ак күлмәк сайлау һәм, көннәр санап, кыз бала тормышындагы иң бәхетле мизгелне көтү... Коми Республикасы Усть-Кулом районында яшәгән 20 яшьлек Антонинаның гомеренең соңгы көннәре әнә шундый күңелле ыгы-зыгы белән уза. Университетта семестр тәмамланырга тора, өйдә кызны әти-әнисе сагынып көтә. Антонина менә-менә 18 яшьлек кияве белән авылга кайтып китәргә җыена. Әмма кызның планнар, матур хыяллар һәм өметләр тулы яшь гомере бер мизгелдә Усть-Кулом районы юлында өзелә. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.

Машинаны булачак туйга бүләк иткәннәр

Яшь пар 12 июньдә Россия көнен бәйрәм итәргә өйгә кайтырга җыенган. Көндез Александр кәләшен барып алган, шуннан соң яшьләр, үзләренең «Лада» машинасына утырып, әти-әниләре янына кайтырга чыккан. Коми прокуратурасы матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, машинаны яшьләрнең булачак туйларына бүләк иткән булганнар.

Юлда яшьләр кул күтәреп торучы ир-атны утырткан. Егет, юл бик начар булуга карамастан, сәгатенә 150 километрга кадәр тизлек белән чапты, бик нык курыктым, дип искә ала пассажир ир-ат бу көнне. Юл буе Ходайдан исән-сау өйгә кайтып җитүемне сорап кайттым, дип сөйли ул.

Бәхеткә, пассажир ир-ат үзенең тукталышына кадәр исән-имин барып җитә һәм төшеп кала. Яшьләр утырган машина «чажлап» китеп бара, артларыннан тузан күтәрелеп кала.

Берничә минуттан коточкыч фаҗига була. Моннан 2 ай элек кенә машина йөртү таныклыгы алган 18 яшьлек Александр идарәне югалта, җиңел машина кюветка чыгып оча.

Тикшерүчеләр тәҗрибәсез машина йөртүче юл шартларын, аерым атаганда тигез булмаган юлны һәм озын борылышны исәпкә алмаган, дип нәтиҗә чыгарган.

Машина каты итеп җиргә килеп төшкән, «Лада» автомобиле тимер өеменә әйләнгән. Антонина бик каты имгәнгән. Александрның үзен дә ашыгыч рәвештә авыр җәрәхәтләр белән хастаханәгә алып киткәннәр.

Антонинага хастаханәдә «пневмоторакс» дигән диагноз куйганнар. Моннан тыш, кызның кабыргалары сынган. Табиблар берничә сәгать дәвамында студент кызның гомере өчен көрәшкән, ләкин, кызганыч, Антонинаны коткарып калып булмаган.

Егетнең баш мие селкенгән, баш сөяге һәм баш мие имгәнгән, тәнендә гематомалар, киселгән яралар, җәрәхәтләр бик күп булган. Аны хастаханәдә калдырмаганнар, амбулатор рәвештә дәваланырга өенә кайтарып җибәргәннәр.

«Шат күңелле кыз иде, бөтен нәрсәгә үз карашы бар иде...»

Сыктывкар дәүләт университеты Социаль технологияләр институтының 3 нче курсында укыган студент кызны укытучылары һәм курсташлары шат күңелле, принципиаль һәм ярдәмчел кыз буларак искә ала.

«Дәртле, актив, тормышка үз карашы булган кыз иде», – дип сөйли университет хезмәткәре Антонина турында.

Александр өчен исә Антонина иң якын дусты, өзелеп сөйгән яры, таянычы һәм терәге була. Тәҗрибәсезлеге һәм кызулыгы аркасында, бер мизгелдә бөтен тормышын җимерде, диешә район халкы егет турында.

Антонинаны 15 июньдә җирләгәннәр.

5 елга төрмәгә утыртырга мөмкиннәр

Республика һәм бөтенроссия бокс ярышларындагы уңышлары белән танылган спортчы егет хәзерге вакытта авариядә алган җәрәхәтләрдән соң дәвалануын дәвам итә. Әмма барыннан да бигрәк Александрның күңел яралары сызлый...

«Ул һәрвакыт максатларына ирешүчән, тырыш һәм җаваплы егет булды. Бу фаҗига аның тормышының астын өскә китерде. Ул үзен кая куярга белми», – дип сөйли Александрның якыннары.

Хәзер егет суд көтә. Аңа «Автомобиль белән идарә иткәндә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу һәм саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү» маддәсе нигезендә гаепләү белдерелгән. Александр гаебен тулысынча таныган.

«Егет гаебен тулысынча таныды. Санкция нигезендә, егеткә карата иң зур җәза каралган – 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү. Җинаять эше Усть-Кулом районы судына җибәрелде», – дип сөйләделәр республика прокуратурасында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар