news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Машина тимер-томыр өеменә әверелде». Ике егет могҗиза белән генә исән калган

news_top
«Машина тимер-томыр өеменә әверелде». Ике егет могҗиза белән генә исән калган
Башкортстан буенча ЮХИДИ

Башкортстанның Мәләвез шәһәрендәге Смоленск урамында ике егет коточкыч авариягә очрый. Аларның машинасы тимер-томыр өеменә әверелә. Егетләр могҗиза белән генә исән калган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

ЮХИДИ белешмәсе буенча, Көйөргәзе районында яшәүче 36 яшьлек ир-ат «Камаз» йөк машинасы белән идарә итә. Сул якка борылганда «Камаз» каршыга килә торган «ВАЗ-2109» белән бәрелешә.

Авариядә «ВАЗ-2109» машинасын йөртүче 19 яшьлек егет һәм аның пассажиры бик каты имгәнә, аларны хастаханәгә озатканнар. Егетләр шәһәр буйлап ризык тарату хезмәте белән шөгыльләнүе билгеле.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар