news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Машина тавышы йөртүчегә ничек йогынты ясый?

news_top

Доктор медицина фәннәре, невролог, «Стресс под контролем» халыкара җәмгыяте президенты Елена Акарачкова «Sputnik» радиосына интервьюда автомобиль барганда килеп чыккан тавыш йөртүче организмына ничек йогынты ясаганын аңлатты.

Автомобильдә тавыш чыганаклары

  • Транспорт системалары: двигатель, трансмиссия, амортизаторлар эшләү тавышы.
  • Юлдагы хәлләр: якындагы машиналар сигналы, тимер юл яки вокзал тавышлары.
  • Климат һәм тышкы факторлар: һава торышы, трасса төре, юл төзек булмау.

Машина тавышы башка факторлар белән кушылу

  • Юлдагы яктырткычлар, җитди игътибар һәм концентрация таләп ителү стрессны арттыра.
  • Шау-шулар барысы бергә нерв киеренкелеген арттыра, стресс-тотрыклылыкны киметә.

Йөртүче сәламәтлегенә тискәре нәтиҗәләр

  • Баш авырту, баш әйләнү.
  • Артериаль гипертензия кискенләшүе.
  • Ашкайнату-эчәклек тракты эшчәнлеге бозылу.

Профессиональ һәм гадәти йөртүчеләр өчен

  • Профессиональ йөртүчеләр өчен фон тавышы – производствода стресс факторы.
  • Гадәти йөртүчеләр эштә көндәлек стресстан соң, юлда яңадан тышкы стресс факторына (пробкалар, тавышлар) дучар була.

Шуңа күрә озын сәфәр алдыннан йокы һәм ял режимын саклау кирәк. Әгәр игътибар начарланса, ару яки кәеф төшсә – машинаны туктатып, 10-15 минут ял итегез. Күзләрне йому, бераз йөреп килү, су эчү – стрессны киметә. Энергетиклар һәм кофе юлдагы хәлне начарайтырга мөмкин: баштагы тиз тернәкләнүдән соң тагын ныграк төшенкелек барлыкка килү куркынычы бар, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар