news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Машина өстенә төшкән» - Чаллыда 16 катлы йорт түбәсеннән егылган ир-ат исән калган

news_top

Чаллыда 16 катлы йорт түбәсеннән егылган ир-ат исән калган, әмма комага киткән. Аны хастаханәгә билгесез кеше буларак китергәннәр, дип яза «Челнинские известия».

Ул кичә кич Чаллыда 58/28 йорт түбәсеннән егылган. Ул могҗиза белән исән калган. Егет тукталышта торган автомобиль түбәсенә килеп төшкән. Бу хәл егылу көчен киметкән булырга мөмкин.

Зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар. «Челнинские известия» басмасына хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта ир-ат комада. Аның кем булуы һәм ничә яшьтә икәне турында әлегә төгәл мәгълүмат юк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар