Беркемгә бер тиен акча төртмәде Бәшир, үз белеме белән тапшырды имтиханнарны права алганда. Тегеләй ни, мөмкинлекләр бар иде сызгырып йөреп кенә дә кесәгә документ салырга. Берничә тапкыр инструктор уратып кына акча турында сүз кузгатты. Матчасть өйрәткән укытучы ярдәм итәргә теләк белдерде. Кырка баш тартты ир, үз-үзенә ышана иде ул. Аннан соң, берни белмәгән килеш ничек машинага утырып чыгып китәсең? Берәр төрле фаҗига буласын көт тә тор.
Үскән чагында ук Бәширгә техника җене кагылган иде. Унөч-ундүрт яшьләрдә бабасыннан калган «Иж» мотоциклын ремонтлап, армиягә киткәнче шунда чапты. Шул чамаларда башлап әтисе дә аңа ышанып көпчәкле тракторында йөрергә рөхсәт итә башлады, ахрысы. Елга аша чыгып бозауларга печән чабып алып кайтырга, тирес түгәргә булса, Бәшир үзе тракторны кабызып чыгып китә торган иде.
Менә юл хәрәкәтләрен ятлады ул. Авылда билгеләр дә юк, инспекторлар да. Кайда телисең, шунда чабасың, урыс әйтмешли, тут прямо - тут пошел. Машина белән трактор арасында да аерма зур. Тизлеге икенчерәк җиңел машинаның. Мизгел эчендә карар кабул итәргә, җитез булырга кирәк. Инструктор белән йөрүләр әз тоелды Бәширгә. Дачага барып, баҗасының иске «Жигули»енда урман юлларында күнегүләр үткәрде ул.
Имтиханнар тапшырганада барысын «бишле»гә бирде ир. Алтын кош тоткандай шатланып кайтты өенә. Ничә еллар хыялландылар алар Фирүзәсе белән машина турында! Башта җае чыкмады. Гаилә киңәшендә иң элек баш өстендә кыек булсын, дигән карарга килделәр. Шуңа да ипотека алдылар инде. Икәүләп эшләп, һәр тиенне санап, авылдагы әти-әниләрнең ярдәме белән, бурычларны сигез елда түләп бетерә алдылар. Ай саен алган акчаларыңны йөгертеп банкка илтеп бирү күңелле эш түгел, әлбәттә. Бер генә айда түгел бит ул, төгәл сигез ел буе. Күпме нервылары бетте икән шул бурычлар алда торганда? Шабыр тиргә төшеп куркып уянып китә иде Бәшир төн уртасында куркыныч төшләр күреп. Имеш тә, түләмәгән өчен аларның фатирларын тартып алганнар, урамда калдырганнар... Дустыңа түгел, дошманыңа күрсәтмәсен бурычка яшәүләрне.
Ике-өч ай тыныч кына йокладылар әле алар. Шуннан әкрен-әкрен генә хатынының күңеленә коткы сала башлады Бәшир. Шәһәр кешесенә машинасыз яшәү яшәү түгел инде ул. Менә хәзер балалар үсеп мәктәпкә китәрләр. Һәрберсе автобуска акча тота башласа, дүрт кешегә күпме кирәк? Ә бит күп очракта эштән соң да каядыр барасы була, балаларга түгәрәккә, Фирүзәгә базарга-фәлән дигәндәй. Ә машина булса җан рәхәте, утырдың, чыктың,киттең. Теге билетка тотылган акчалар әллә күпме бензинга җитә. Авылга кайтып кил, сәхрәгә чык җәй көннәре. Машинасы булса, йөрер җире табыла инде ул...Тагын бер җитди сәбәп бар иде машина алырга. Бүгенге көндә машинасы булмаган ир адәм чутында түгел инде ул. Ир-ат өчен машина - тормышның яме, мәгънәсе, ир икәнлегеңне исбатлау кыйммәте!
Түләүләрдән тәмам башы әйләнгән Фирүзә баштарак аяк терәп каршы торды иренең теләгенә. Тамчы тама-тама таш яра дигәндәй күнде тагын. Үзе дә аңлап-белеп тора иде инде машинаның кирәклеген.
Искегә кызмадылар, салонга барып, өр-яңа машинаны кредитка алдылар. Чит илнеке түгел иде түгеллеккә, үзебезнең «Лада». Ну анысы да яңа чагында бик җитез йөгерә, ремонтлаулары да арзангаракка төшә. Чит ил машинасына өф итеп өрергә дә ярамый, шундук туктый. Ә безнекенә ичмасам лом, чүкеч ише нәрсә күрсәтсәң, кабынмас җиреннән кабына, әкәмәт.
Машина алгач, рәхәткә чыктылар ирле-хатынлы. Бәшир балаларны бакчага машинада гына илтә. Хатынын юл уңае эш урынына төшереп куя. Машиналы булгач, Фирүзәнең дә барасы җирләре күбәеп китте. Бәширнең үзенең дә гел машинасында йөрисе генә килеп торды. Чынлап та, бик күп файдасын күрделәр алар машиналарының.
Бәшир заводта сменалы эштә эшли иде. Шуңа да буш вакытларында шәһәр урамнарына чыгып таксовать итәргә өйрәнеп алды ул. Кешеләр өелешеп торган тукталышка килеп туктый да, кушкан урыннарына илтеп куя теләгәннәрне. Көтеп арыган кешегә дә җайлы, ишек төбенә китереп төшерәләр. Бәширгә дә күпмедер файда кала. Эштә ашар өчен, тәмәке-фәләнгә бик тә ярап куя эшләп тапкан акчалары. Машина расхудларын да шулар белән каплый. Машина дигән нәрсә өр-яңа булса да, гел чыгымнар таләп итеп кенә тора ул. Шоферлар моны яхшы белә.
Бәширнең нәкъ ял көне иде. Көне буе диванда аунап та арыды ир, яңа гәзитләрне юлын юлга укып чыкты, телевизорга текәлеп утырып күзләре авырта башлады. Тәмам ялыккач, көн кичкә авышкан булса да киенергә тотынды. Хатыны Фирүзә аптырап карады иренә.
Бераз җилләнеп кайтам әле. Шәһәр буйлап йөреп әйләнәм. Бәлки, бер-ике пассажир очрар. Күпме ятарга була, – дип аңлатты ул үз кыланмышын хатынына. Фирүзәсе каршы килмәде тагын.
Аучыга җәнлек алдына чыгар дигәндәй, беренче тукталышта ук табышлы рейска тап булды. Олы гына яшьтәге абзый аңа шәһәр читендәге дачасына алып баруын гозерләнде. Бару-кайту сәгать ярымга сузылачак иде сузылуын, әмма хәтти түләргә өметләндерде пассажир. Тәвәкәлләде Бәшир, юлы да асфальт, машиналар агымы да сирәгәя төшкән.
Әйтсәң дә, уңышлы юлга чыкканнар. Хәвеф-хәтәрсез барып җиттеләр, абзый килешенгән акчаларны бирде. Кәефе күтәрелгән Бәшир машина радиосыннан күңелле җырлар тыңлый-тыңлый кайтыр якка җилдерде.
Шәһәргә кергәч, бер квартал чамасы гына үтәргә калган иде аңа. Буш урамда тәртип саклап светофорда яшел ут кабынганын көтеп торды әле. Шуннан кузгалып кына китте менә, зур тизлектә бер машина чабып чыгып, аның ишек турысына бәрелде. Ярый да Бәшир утырган якка туры килмәде. Мизгел эчендә булды бу хәл. Бәширнең машинасы орчык кебек әйләнеп китеп, бамперы белән алдагы баганага сеңеште. Күкрәге белән руленә капланды Бәшир, тәрәзә пыялалары битен ерткаладылар, бар тәненә меңләгән энәләр кадалгандай булды. Күпмедер вакыт һушын да югалтып торды шикелле ул. Тәрәзә аша эндәшкән берсенең тавышына сискәнеп китте.
Эй, доходяга, живой что ли?
Бу адәм юл читенә туктаган внедорожниктан чыккан иде булса кирәк. Авыртуларын басарага тырышып күтәрелеп карады Бәшир, баш селеккәндәй итте. Шуннан авырлык белән ишеген ачып, чыгып басты. Аның машинасының карарлык җире калмаган иде. Шул чакта аның янына теге внедорожникны уралап йөргән тагын ике кеше якынладылар. Төс-кыяфәтләреннән боларның дөнья хуҗалары икәнлекләрен чамаларга була иде.
За бампер придется платить, – дип берсе кашларын җыерды.
Сез үзегез килеп бәрелдегез бит, – диде каннарын сөрткәләп Бәшир.
Тю-у-у, во дает, учи правила, урюк, – дип авызын ерды арадан берсе. Аннан соң шаулашып үз машиналарына таба юнәлделәр алар, төялешеп китеп тә бардылар. Ничек итсә итеп полициягә хәбәр итте Бәшир, хатынына шалтыратып тынычландырып куйды. Шактый вакыт узгач хокук сакчылары килеп җиттеләр, протокол тутырдылар, рулеткалар белән ниләрдер үлчәделәр, машинаны эвакуаторга утыртып алып киттеләр. Аларга Бәшир ни булганын бәйнә-бәнә сөйләде, гаепле машинаның маркасын, номерын әйтте. Хәер, аермадагы видеода барысы сакланган булырга тиеш иде.
Айлар үтте, әмма бу авария турында бер төрле карарга килә алмадылар юл хәрәкәте сакчылары. Атна саен фикерләре үзгәреп торды тикшерүчеләрнең. Соңыннан килеп, гаепле кеше юк дигән карар чыгарып куйдылар. Бәшир әлеге машина калдыкларын сүтеп, кайсыдыр өлешләрен кулдан сатып җибәрде юк кына бәягә.
Елдан артык машинасыз яшәделәр Бәшир белән Фирүзә. Әмма бер машинаның уңайлыкларын күргән кеше ансыз булдыра алмый. Җилкәләренә тагын бер кредит йөкләп, тагын шундый ук машина алып кайттылар. Нишлисең, түләргә дип язылган икән маңгаеңа, түлисең инде җаның чыкканчы.
Берни белмәгән авылдашлары гына икенчерәк кабул иттеләр бу вакыйганы.
Бу Галиәхмәт малае Бәширне әйт әле син. Баюның чигенә чыкты, машина өстенә машина алып кына тора, – дип кара янып көнләштеләр. Очраган берсенә ни булганын сөйләп йөреп булмый бит инде. Сөйләмәгәнең дә яхшырак, дус бар, дошман бар дигәндәй...