Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Машина күгәрмәсен өчен кышын ешрак юарга кирәк

news_top_970_100
Машина күгәрмәсен өчен кышын ешрак юарга кирәк
Фото: © "Татар-информ"

Эксперт Максим Соколов машинада коррозия барлыкка килү – күгәрү сәбәбен аңлаткан. Бу турыда «Известия» яза.

«Машинада коррозия дым, реагентлар тәэсирендә, механик җимерекләр аркасында барлыкка килә. Лак-буяу капламы вакыт узу белән юкара, аеруча тырналган урыннарда. Шунда җыелган су металл оксидлашуга китерә. Күбесенчә машинаның асты – төбе, аркалар, крыло аслары күгәрә, шул урыннар су һәм реагентлар белән күбрәк очраша. Ишекләрнең аскы өлеше, багажник капкачы да еш күгәрә», – ди белгеч.

Аның сүзләренчә, машина күгәрмәсен өчен, аны еш юарга кирәк, аеруча кышын. Югары басымлы аппарат белән юу реагентларны яхшырак чистарта, дым җыелуны киметә. Коррозиягә каршы эшкәртү (ул чистарту, майсызландыру, саклагыч состав сылауны үз эченә ала) кузовның хезмәт итү вакытын озайта. Бу процедураны махсус остаханәләрдә 5 ел саен ясарга кирәк.

«Кузовны полировкалау машинаны микроярыклардан саклый, дым шулар аша да уза. Дөрес полировкалаган очракта, берничә саклагыч паста кулланыла, алар өслекне ныгыта һәм металлны тагын бозылудан саклый», – ди белгеч.

Күгәрек барлыкка килсә, тизрәк аны бетерергә кирәк. Моның өчен белгечләргә мөрәҗәгать итәләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100