Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Машина консерва банкасы кебек яньчелде». Яшь ир белән хатын һәм аларның өч баласы һәлак

news_top_970_100
«Машина консерва банкасы кебек яньчелде». Яшь ир белән хатын һәм аларның өч баласы һәлак
Фото: Ростов өлкәсе буенча ЮХИДИ, https://t.me/gibdd161

21 декабрь кичендә Ростов-Ставрополь трассасында ир белән хатын һәм аларның 3 баласы һәлак булган. Бу турыда Ростов өлкәсе буенча ЮХИДИга сылтама белән «Комсомольская правда» яза.

Ведомство белешмәсе буенча, фаҗига 18.20 сәгатьтә Песчанокопское авылы янында була. Тимер юл кичүе тирәсендә озын борылыш янында җиңел автомобиль йөк машинасына бәрелә.

«Фольксваген Поло» белән идарә итүче 30 яшьлек ир-ат кары як полосага чыга. Биредә ул 40 яшьлек ир-ат идарә итә торган ярымприцеплы «МАН» йөк машинасына бәрелә.

Бәрелешү шулкадәр каты була, җиңел машина консерва банкасы кебек яньчелә һәм кырыйга төшеп китә. Машина йөртүче дә, салондагы 4 пассажир да һәлак була.

Якынча белешмә буенча, яшь ир белән хатын һәм аларның 3 баласы һәлак булган. Балаларга 8, 10 һәм 14 яшь, дигән сайты чыганагы.

Әлегә бу гаиләнең кая баруы ачыкланмаган. Шаһитлар сүзләренчә, машинада 52нче төбәк – Түбән Новгород өлкәсе номерлары тора.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Фото: © Ростов өлкәсе буенча ЮХИДИ, https://t.me/gibdd161

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100