Машина кабынмаса, автобус килмәсә, кар яуса, эшкә соңга калган өчен җәза буламы?
Һава шартлары аркасында эшкә соңга калган өчен җәза буламы? Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.
Салкын көннәрдә машина ватылу, җәмәгать транспорты тоткарлану, кар басу сәбәпле хәрәкәт кыенлашу, бозлавык аркасында кешеләр эшкә соңга калырга мөмкин. Бу очракта эш бирүче дисциплинар җәза турында мәсьәләне карый ала.
«SuperJob» юридик практика җитәкчесе Александр Южалин сүзләренчә, хезмәткәр даими рәвештә вазифаларына салкын караса яки аларны тиешенчә башкармаса, РФ Хезмәт кодексы эш бирүчегә хезмәткәргә кисәтү һәм шелтә белдерергә хокук бирә.
Эшкә соңга калу хезмәткәрнең шәхси гаебе аркасында булуы ачыкланса, аңа шелтә яки кисәтү белдерелергә мөмкин. 4 сәгатьтән артык эштә булмаса, аны эштән куарга да була. Ләкин болар барысы да һәр очракта аерым карала.
Соңга калу сәбәбе кешенең хәленә керерлек (уважительный) булса, закон төгәл билгеләмә бирми. Шуңа күрә бар да шәхси рәвештә карала. Эш бирүче хезмәткәрдән язмача аңлатма таләп итәргә тиеш, хезмәткәр язарга теләмәсә, чаралар күрергә була. Эш бирүче судка мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Мондый чакта суд практикасы да бер мәгънәле генә түгел – төрле очракларда һава шартлары кешенең хәленә керерлек сәбәп дип тә, эшкә соңга калу өчен сәбәп түгел дип тә каралырга мөмкин, диелә хәбәрдә.
Шулай да хәзерге вакытта әлеге мәсьәләне хәл итү өчен төгәл кагыйдәләр формалаштыру эшләре бара.