news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Машина йөртүчеләрне күгәрчен бәрдергән өчен 15 тәүлеккә утыртырга мөмкиннәр

news_top
Машина йөртүчеләрне күгәрчен бәрдергән өчен 15 тәүлеккә утыртырга мөмкиннәр
Фото: © «Татар-информ»

Россиядә автомобиль йөртүчеләргә күгәрчен бәрдергән өчен 600 сум штраф яный, әмма кайбер очракларда санкцияләр күпкә кырысрак булырга мөмкин. Бу хакта «Газета.Ru»га автоюрист Лев Воропаев сөйләгән.

«Әгәр машина йөртүче күгәрченне бәрдергәннән соң юл-транспорт һәлакәте урынын калдырып китсә, формаль яктан аны авария урынын калдырып киткән өчен җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр. Моның өчен автомобиль йөртүчегә 1 елдан алып 1,5 елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү һәм 15 тәүлеккә кадәр кулга алу яный», – ди белгеч.

Аңлы рәвештә кошлар көтүен бәрдергән очракта исә сүз җинаять кылу турында бара, дип белдерде Воропаев. Хайваннарга карата рәхимсез мөнәсәбәт өчен иң зур җәза – 3 елдан 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү. Әмма мондый җинаятьне беренче тапкыр кылган машина йөртүчедән 100 мең сумнан башлап штраф түләтәчәкләр, дип билгеләде юрист.

«Формаль рәвештә машина йөртүчене сак астына алырга мөмкиннәр, әмма, гадәттә, суд башка төрле чикләү чарасын сайлый», – диде Воропаев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар