news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Машина йөртүчеләргә: көннең иң эссе вакытында юлга чыкмагыз

news_top

Россиядә аномаль эсселек юл-транспорт һәлакәтләре санын арттыра. Эсселек концентрацияне һәм реакция тизлеген киметә-эффектны алкоголь тәэсире белән чагыштырырлык, дип кисәттеләр Эчке эшләр министрлыгында һәм ГАИда. Бу хакта ТНВ сайты яза.

Эссенең беренче көннәрендә генә Калининград, Воронеж, Рязань һәм Волгоград өлкәләрендә җитди аварияләр булды. Татарстан Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, бу атнада ук +31 градуска кадәр эсселек көтелә.

Дәүләт автоинспекциясе түбәндәгеләрне тәкъдим итә: иң эссе вакытта юлга чыкмагыз (11:00-17:00 сәгатьтә), салонны җилләтегез, суыту системасын һәм шиннардагы басымны тикшерегез.

Хәлсезлек сизсәгез – туктагыз да ял итеп алыгыз. Үзегез белән су алыгыз, аз-азлап эчегез. Беркайчан да балаларны һәм хайваннарны машинада калдырмагыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар