Россия Хөкүмәте машина йөртү таныклыгы алу өчен имтиханнар үткәрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертте. Алар практик өлешне тапшыру срокларына, нәтиҗәләрне гамәлдән чыгару сәбәпләренә һәм медицина белешмәләрен тапшыру тәртибенә кагыла. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Яңа нормалар буенча, теорияне уңышлы тапшырганнан соң, практик имтиханны 60 көн эчендә бирергә кирәк. Әгәр кандидат 6 ай дәвамында практиканы тапшыра алмаса, ул теория имтиханын яңадан бирергә тиеш була.
Бу алты айлык вакыт узгач, теорияне 30 көн эчендә яңадан тапшырырга мөмкин.
Шулай ук теория һәм практика имтиханнарының срокларын үзгәртергә мөмкин — моның өчен Дәүләт автоинспекциясенә гариза бирергә кирәк.
Имтиханны туктату һәм нәтиҗәләрен гамәлдән чыгару өчен нигезләр исемлеге дә киңәйтелгән. Хәзер анда элемтә чараларын, фото-, видео-, аудиотехника, исәпләү җайланмалары, белешмә материаллар һәм мәгълүмат саклау/тапшыру чараларын куллану да керә. Әгәр нәтиҗәләр гамәлдән чыгарылса, кабат имтиханны бер елдан да иртәрәк тапшырып булмаячак.
Медицина документларына кагылышлы үзгәрешләр дә бар. 2027 елның 1 мартыннан кандидатлар гариза биргәндә белешмә китермәскә мөмкин, моның өчен мәгълүмат сәламәтлек саклау өлкәсендәге бердәм дәүләт мәгълүмат системасында булырга тиеш.
Әгәр медицина белешмәсенең гамәлдә булу вакыты гариза биргәннән соң, ләкин таныклык алганчы бетсә, имтиханнар һәм документлар рәсмиләштерү туктатылачак.
Автоюрист Дмитрий Славнов сүзләренчә, бу үзгәрешләрнең төп максаты — юл хәрәкәте иминлеген көчәйтү Аның фикеренчә, кешегә имтиханны озакка сузмыйча, белем һәм күнекмәләрен тизрәк раслау мөһим. Әгәр кеше әзер түгел икән, ул яңадан әзерләнеп кабат тапшырырга тиеш.
Ул шулай ук имтиханда «шпаргалка» куллану тыелганын искәртте: монда теорияне генә түгел, ә реаль күнекмәләрне белү кирәк. Әгәр имтиханны намуссыз тапшырганлыгы ачыкланса, нәтиҗәләр гамәлдән чыгарылырга мөмкин.
Моннан тыш, электрон медицина белешмәләренә күчү ялган документларны булдырмаска ярдәм итәчәк, дип билгеләп үтте белгеч.