Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Машина йөрткәндә нинди аяк киеме кияргә ярамый?

news_top_970_100
Машина йөрткәндә нинди аяк киеме кияргә ярамый?
Михаил Захаров/архив

Автоинструктор машина йөрткәндә кияргә ярамый торган аяк киеме турында сөйләгән. «За рулем» журналы шул хакта яза.

Шеф-инструктор һәм машина йөртү осталыгы мәктәбе җитәкчесе Виталий Кабышев кисәтә – йөртүче рульгә уңайсыз аяк киеме белән утырса, ул тормозлаган вакытта азрак мәгълүмат ала. Ул педальгә басу дозасын көйли алмый, кирәкле мизгелдә блокировкалауга каршы система эшләгәнен сизми калырга мөмкин.

Тормозлау ышанычлы булсын өчен, уңайлы аяк киеме сайларга кирәк. Аның артык чыгып торган урыннары, үкчәсе биек булмасын, аякта тыгыз итеп утырсын.

«Иң төп критерий – аяк киеме уңайлы һәм үкчәдә ныклап беркетелгән булырга тиеш. Бернинди каблуклар, тапочкилар түгел. Итек яки галош та кирәкми. Кырыйлары киң һәм биек ботинкаларны да кимәү хәерле», – ди белгеч.

Шулай ук платформалы аяк киеме дә киңәш ителми. Озак барасы булмаса да, аяк киемен алмаштыру хәерле. Эксперт алмаш аяк киемен педаль янында калдырырга ярамавын да кисәтә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100