news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Машина йөртергә ярамый торган авырулар исемлеген яңарттылар

news_top

2025 елның 1 сентябреннән Россиядә автомобиль белән идарә итәргә ярамаган авыруларның яңартылган исемлеге үз көченә керәчәк. Үзгәрешләр психологик үсешкә һәм төсләрне аеруга кагылачак. Бу хакта «Челнинские известия» яза.

Әйтик, исемлеккә аутизм, Ретта синдромы, Аспергер синдромы һәм әйләнә-тирә дөнья белән мөнәсәбәтләргә йогынты ясый торган охшаш авырулар өстәлгән.

«Ахроматопсия» термины «төсләрне аеру аномалиясе»нә алыштырылган.

Табиб-психиатр Дмитрий Стежков аңлатканча, авыруның машина йөртүгә тәэсир итү дәрәҗәсен, авыру формасын исәпкә алып, дәвалаучы табиб индивидуаль билгели.

Моннан тыш, Дәүләт Думасында табибларга, сәламәтлек белән проблемалары булганда, машина йөртүчеләрне планнан тыш медицина тикшерүенә җибәрергә мөмкинлек бирә торган закон проекты хупланды. Мондый тикшерүгә 3 ай дәвамында килмәү табибның шикләрен раслаучы дәлил булып саналачак. Чикләүләр расланган очракта, Дәүләт автоинспекциясе машина йөртү таныклыгын гамәлдән чыгарырга мөмкин. Медицина комиссиясе уңай нәтиҗә чыгарганда, йөртү хокукы кабат кире кайтарылачак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар