Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Машина елгага төшеп китте». Сөяркәсе белән очрашканда үлгән 4 балалы хатын авырлы булган

news_top_970_100

Санкт-Петербургның Нева районы суды «Мерседес» машинасын йөртүче Сухроб Р.ны сак астына алган. Аны юл йөрү кагыйдәләрен бозу турында РФ Җинаять кодексының 264нче маддәсенең 3нче өлеше буенча гаеплиләр. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Тикшерү ачыклаганча, 5 ноябрьдә кич белән Сухроб Р. «Мерседес» машинасына сөяркәсен – 33 яшьлек хатын-кызны утыртып алып бара. Аннары ул машинасын Нева елгасы буенча авышлыкта парковкада калдыра, хатын-кыз машинада була. Тикшерүчеләр фикеренчә, ир-ат машинаны ручникка куймаган. «Мерседес» елгага төшеп киткән һәм эчендәге 33 яшьлек хатын-кыз белән бергә баткан.

Ир-атка 32 яшь. Фаҗига булган кичтә сөяркәләр Нева елгасы буенда машинада очраша. Шул чакта ир-ат тәмәке тартырга чыгып китә һәм фаҗига була.

Соңрак ачыкланганча, мәрхүмә хатын Нева районында балалар хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли. Ул 34 яшьлек туган көненә кадәр 4 көн алдан үлә. Шулай ук аның авырлы булуы билгеле.

Мәрхүмәнең танышлары РЕН ТВ га сөйләгәнчә, ул кияүдә, 4 баласы бар. Ләкин фаҗига көнне аның белән булган ир-ат – ире түгел, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100