news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Машина бензинны азрак «ашасын» өчен нишләргә?

news_top

Автоэксперт Дмитрий Попов машинада бензин чыгымын киметергә ярдәм итәчәк биш киңәш белән уртаклашты. Бу хакта ул «Татар-информ»га сөйләгән.

Белгеч сүзләренчә, ягулыкны экономияләүнең иң мөһим шартларының берсе – тыныч һәм тигез йөрү рәвеше. Кинәт кузгалу һәм тиз арада көчле тизләнеш алу двигательгә өстәмә ягулык бирелүенә китерә, шуңа күрә бензин күбрәк сарыф ителә. Шул сәбәпле машинага акрынлап тизлек җыярга һәм алдан ук тизлекне киметергә, кискен тормозлаудан сакланырга кирәк.

Шиналарның торышы да зур әһәмияткә ия. Көпчәкләрдәге һава басымы тиешле дәрәҗәдән түбән булса, тәгәрәүгә каршы тору көчәя, двигательгә йөкләнеш арта һәм ул күбрәк ягулык сарыф итә. Шуңа күрә шиналардагы басымны даими тикшереп тору артык чыгымнардан саклый.

Шәһәрдән читтә йөргәндә автоэксперт уртача тизлекне сакларга киңәш итә.

«Әгәр трассада сәгатенә 110 километрдан югарырак тизлектә барасыз икән, ягулык бик күп сарыф ителә. Ерак юлда автомобиль өчен иң кулай режим – бишенче тапшыруда сәгатенә 110 километр тизлек белән хәрәкәт итү», – дип аңлаткан Дмитрий Попов.

Моннан тыш, автомобильгә вакытында техник хезмәт күрсәтү дә мөһим. Двигатель маен һәм фильтрларны даими алыштыру двигательгә төшкән йөкләнешне киметә һәм артык ягулык тотынудан саклый.

Бензин чыгымының артуына автомобиль түбәсендәге өстәмә йөк тә сәбәпче булырга мөмкин. Велосипед, чаңгы яки башка зур әйберләр куелган багажник машинаның аэродинамикасын начарайта. Нәтиҗәдә двигательгә күбрәк көч белән эшләргә туры килә, ә бу ягулык чыгымының артуына китерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар