Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Машинасына таныш булмаган ир-атны утыртып алып киткән Ирина Әхмәтованың язмышы билгеле булды - аны үтергәннәр

Машинасына таныш булмаган ир-атны утыртып алып киткән Ирина Әхмәтованың язмышы билгеле булды - аны үтергәннәр

news_top_970_100
Машинасына таныш булмаган ир-атны утыртып алып киткән Ирина Әхмәтованың язмышы билгеле булды - аны үтергәннәр
Таныш булмаган ир-атны юлдаш итеп машинасына утыртып алып киткәннән соң югалган Ирина Әхмәтованың язмышы билгеле булды - аны үтергәннәр. Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат инде тоткарланган һәм, гаебен танып, Тикшерү комитеты вәкилләренә хәлнең ничек килеп чыгуы турында мәгълүмат бирә. 

Ирина Әхмәтова Мәскәүдә Burger King рестораннарының берсендә директор булып эшли. 23 декабрь көнне ул Тулага барырга ниятли һәм BlaBlaCar юлдашлар эзләү интернет-сервисы аша үзенә юлдаш таба. Шулай итеп, Ирина үзенең Ауди машинасына таныш булмаган ир-атны утыртып алып китә. 

Мәскәү янындагы Серпухов шәһәре тирәсендә Ирина телефонын алмый башлый, ә Ярославль тирәсеннән үткәндә телефоны бөтенләй сүнә.

27 декабрь көнне Әхмәтованың әтисе тикшерү органнарына кызының югалуы турында гариза яза. Тикшерү комитетының Мәскәү идарәсе "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгата. Тикшерү комитеты Иринаның машинасына утырган 39 яшьлек ир-атны эзли башлый. Ул ир-атның элек көчләү өчен җинаять җаваплылыгына тартылганы мәгълүм.

Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат тоткарланган. Мәскәү тикшерүчеләре хәзерге вакытта аннан сорау ала. Ирина Әхмәтованың үле гәүдәсе әлегә табылмаган, аның кайда булуы да билгесез. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100