Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Машинасын урларга маташуларын күргәч, бер ир-ат тәрәзәдән сикереп чыккан

Карак егет чит кеше машинасына утырып йөрмәкче булган.

news_top_970_100
Машинасын урларга маташуларын күргәч, бер ир-ат тәрәзәдән сикереп чыккан
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы

Күз алдыңда машинаңны урлап китәргә маташсалар — озак уйлап торып булмый, тизрәк нидер эшләргә кирәк. Башкортстанның Туймазы районында яшәүче ир-ат шулай фикер йөрткән булса кирәк. Ир-ат үзенең «җиделе» машинасының тавышын ишеткәч, фатир тәрәзәсеннән сикереп чыккан. Урлаучы качып китәргә өлгермәгән, машина хуҗасы аны тотып алган. Бу турыңа «Башинформ» хәбәр итте.

Машина хуҗасы каракны полиция килгәнче тотып тора алган.

Республика буенча Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, Әбҗәлил районында яшәүче ир-ат чит кеше машинасына утырып йөрергә җыена. Ул башка районга дустына кунакка килә. Төнге клубта ял иткәч, ул машина урларга карар кыла. 

«Кужан авылында яшәүче кеше машинага ачык ишегеннән кереп утыра, чыбыкларны тоташтырып, автомобильне кабыза. Ул мондый тәҗрибәне автомобиль көллиятендә укыганда өйрәнгән булган. Машина хуҗасы җинаятьтә шикләнелүчене тотып, ЮХИДИ инспекторларына тапшыра. Тоткарланган кешене полиция бүлегенә алып китәләр», — дип сөйләгәннәр ведомствода.

Машина урлау факты буенча җинаять эше ачылган. Җинаятьтә шикләнелүче беркая да чыгып китмәү турында имза куйган, диелә хәбәрдә.

https://www.bashinform.ru/upload/img_res600/600/10b3d7f2899d17fe/2_ejw_600.jpg

https://www.bashinform.ru/upload/img_res600/600/2d7718bab4bfb66c/1_ejw_600.jpg

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100