Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Машинаны туктап торган килеш "холостой"да эшләтергә ярыймы?

Пассажирлар көткәндә, бөкедә торганда, двигатель бушка эшләп тору машинага зыян китерә.

news_top_970_100
Машинаны туктап торган килеш "холостой"да эшләтергә ярыймы?

Машина моторын туктап торган килеш, ягъни "холостой"га эшләтеп тору зыянлы. Пассажирларны озак көткәндә, бөкеләрдә торганда, машинаны бушка эшләтеп тору начар гадәт. Бу турыда автомобильчеләр өчен киңәшләр сайтында аңлатылган.

Заманча "акыллы" машиналарда урнаштырылган термостат антифриз температурасын көйләп тора. Ул зур әйләнешләр булганда антифризны суыта, бушка эшләп торганда, ягъни "холостой"да эшче температураны күтәрә торган итеп көйләнгән. Ягулыкны сарыф итүне киметү өчен, термостат шулай эшләнгән.

Мотор югары температурада эшләп торуы бик начар. Бу вакытта майның майлау үзлекләре югала, ул сыегая һәм двигательнең яну камераларына агып чыга. Резинадан эшләнгән детальләр — патрубкалар, сальниклар катылана. Хәтта идарә итә торган термостат булмаса да, "холостой"га эшләгәндә газ алмашы начарлана, шуңа күрә май искерә һәм кокслана.

Бушка эшләп торып артык җылынган моторны кисәк кенә урыннан кузгатканда, режимнар алмашу сәбәпле, цилиндрда детонация барлыкка килә. Бу исә пешкәкләр төркеменә берьюлы бик зур йөкләнеш бирә.

Машина двигателен шул итеп борчып торсаң, кыйммәтле капремонт кирәк булуы ихтимал.

Шуңа күрә эшләп торган двигатель белән озак вакыт туктап тормаска киңәш ителә. Бөкеләрне урап узу хәерлерәк булыр, ди белгечләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100