news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Машинаны парковкада кысып калдырсалар, нишләргә?

Машинаны парковкада кысып калдырсалар, нишләргә?

news_top
Машинаны парковкада кысып калдырсалар, нишләргә?
Еш кына машинаны парковкада калдырганда, башка автомобильләр чыгарга комачаулый. Аркылы куелган машинаны узып та булмый, хуҗаны көтәргә туры килә. Бу очракка киңәшләр "Челнинские известия" сайтында бар.

Башта бу машинаның алгы тәрәзәсе янына барып карагыз - бәлки хуҗа телефон номерын язып калдыргандыр.

Машина йөртүчене чакыру өчен, сигнализацияне эшләтеп була. Сак кына ишек тоткасын тарткалагыз, сигнал кычкыра башларлык итеп, тәгәрмәчләргә төртәкләгез.

Әгәр бу ысуллар ярдәм итмәсә, ЮХИДИга шалтыратырга кирәк. Кагыйдә буларак, мондый очракта полиция хезмәткәрләре урынга килә һәм хәрәкәткә комачаулаган машинаны штрафлы тукталу урынына алып китә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар