news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Машиналарга бәя арткан

Машиналарга бәя арткан

news_top
Машиналарга бәя арткан
Россиядә ел башыннан автомобильләргә бәя 10 процентка арткан. Шул ук вакытта автомобиль җитештерү дә, сатып алучылар саны да кимегән. Бу хакта "Коммерсантъ" яза.

Бәя үсүнең төп сәбәбе - ел башында НДСның 20% артуы, инфляция һәм модельләрнең яңаруы. Мәсәлән, Volkswagen автомобильләренә бәя 2-3%, Volvo - 3%, Audi - 2,5% арткан. 

Chevrolet Tahoe автомобиленә бәя 2,7 процентка, MINI машинасына 13 процентка, Mercedes-Benz 3-6 процентка арткан. Ә менә Lada уртача 3-3,6 процентка үскән.

Автомобильләргә бәяләр үссә дә, аларны сату 2,4% кимегән. Кайбер җитештерүчеләр Россиядә җитештерү планнарын киметү турында да уйлыйлар. Шул сәбәпле алар дефицит тудырмакчылар, бу автомобильләр белән кызыксынучылар санын үстерер дип көтелә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар