Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Машинага матур номерлар бәясе ничә сум торачак?

2022 елдан башлап, Россиядә машинага матур номерны сатып алып булачак.

news_top_970_100
Машинага матур номерлар бәясе ничә сум торачак?
Владимир Васильев

Дәүләт хезмәтләре порталында машина өчен матур номерга тарифлар чыккан. Аларны 2022 елдан сатып алып булачак. Карар проекты Россия Хөкүмәтенә тапшырылган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Иң кыйммәтле номерлар бертөрле саннар һәм хәрефләрдән торачак. Мәсәлән, А111АА яки В888ВВ. Андый номер бәясе 8 миллион сумга кадәр булырга мөмкин. База ставкасы 600 мең сум.

Бертөрле хәрефләр һәм түгәрәк саннар, мәсәлән А100АА, язылган номер өчен кимендә 450 мең сум чыгарып саласы була.

Оригиналь саннар өчен, мәсәлән О004ММ, ике тапкыр кимрәк — 200 мең сум түлисе.

Кабатланмый торган символлар язылган табличка 5 мең сум торачак. «Коммерсант» белешмәсе буенча, Икътисад министрлыгы 13 төрле тариф тәкъдим итәчәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100