Машинага кышкы тәгәрмәч куйгач, "Шипы" тамгасы ябыштырырга кирәкме?
Былтыр мәҗбүри булган "Шипы" тамгасы быел кирәк булмый дигән хәбәр чыккан иде.
Якын көннәрдә Татарстан юлларында бозлавык булуы ихтимал. Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне кышкы тәгәрмәчләр куярга өнди. Шулай ук юл йөрү кагыйдәләрен дә төгәл үтәү таләп ителә.
«Кышкы тәгәрмәчләр урнаштыргач, автомобильнең арткы тәрәзәсенә «Шипы» тамгасы куярга кирәк», — дип әйткәннәр «Татар-информ» агентлыгына Дәүләт автоинспекциясендә.