Машинага кышкы резинаны кайчан куярга?
Карлы юлда 50 км/сәг тизлек белән барганда тормозлау юлы кышкы резина булса 31-35 метр, шундый ук юлда җәйге резина булса, 62 метрга кадәр җитә.
Машина тәгәрмәчләрендәге резинаны кышкыга алмаштыру вакыты законда тәгаен генә язылмаган. Шиналарны алмаштыру кирәклеге Таможня союзының Техник регламентында күрсәтелә. Анда кышкы чорда (декабрь, гыйнвар, февраль) кышкы резина куелмаган транспорт чаралары куллану тыелуы әйтелә. Бу турыда «За рулем» журналында язылган.
Шулай да кышкы резина кую вакытын машина йөртүчесе үзе сайлый.
Беренче карга карап кына тәгәрмәч алмаштыру дөрес түгел. Градусникка карарга кирәк. Әгәр даими рәвештә температура +5..+7 градус торса, кышкы резина куярга вакыт җитте дигән сүз. Бу чорда җәйге резина белән йөрү куркыныч. Мондый температурада резина катылана һәм трассага ябышмый башлый.
Кыш көне җәйге резинада йөрү автомобиль белән идарәне югалтуга, авария килеп чыгуга китерергә мөмкин. Машинаны туктату да бик кыенлаша. Карлы юлда 50 км/сәг тизлек белән барганда тормозлау юлы кышкы резина булса 31-35 метр, шундый ук юлда җәйге резина булса 62 метрга кадәр җитә. Бозлавыкта бу күрсәткеч 10-15 процентка арта, диелә хәбәрдә.