Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Машинадан очып чыккан»: Башкортстанда өч машина бәрелешкәннән соң, яшь хатын үлгән

Шаһитлар кысылып калган кешеләрне машинадан чыгарырга тырышкан.

news_top_970_100
«Машинадан очып чыккан»: Башкортстанда өч машина бәрелешкәннән соң, яшь хатын үлгән
Башкортстан ЮХИДИ

Башкортстанның Белорет районында 22 февральдә Уфа-Белорет юлының 198 нче километрында, Сермән авылы янында өч машина авариягә очраган. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Башкортстан ЮХИДИ мәгълүматы буенча, башта Уфага таба бара торган «Дэу Нексия» һәм каршыга килә торган «Форд Фокус» бәрелешә. Аннары «Нексия» автомобиле «Шкода Октавиа» машинасына килеп керә.

«Нексия» белән 33 яшьлек хатын-кыз идарә итә. Ул җитди имгәнә һәм авария урынында ук һәлак була. «Форд» салонындагы ике кешене хастаханәгә илтәләр. Урында полиция һәм экстрен хезмәтләр эшли. Авария сәбәпләре ачыклана.

Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматы буенча, имгәнгән кешеләрне җиңел машинадан коткаручылар чыгарган.

bash.news сайты шаһитлар белән элемтәгә чыккан. Алар авариянең беренче мизгелләрендә салонда кысылып калган пассажирларны чыгарырга маташкан.

Трассаның бу өлешендә мобиль элемтә эшләмәгән, мәрхәмәтле йөртүчеләр ярдәме белән генә коткаручыларга оператив хәбәр итеп булган.

Шаһитлар сүзләренчә, алар «Дэу Нексия» йөртүчесен башта таба алмаганнар. Ул салонда булмаган. «Ул урманга атылып чыккан, яки алданрак чыккан. Беркем белми. Дусларым аны тирә-юньдә кар өстеннән эзләде», — дип сөйләгән авария шаһиты Арина.

Авария булырга берничә сәгать алданрак кына «Нексия» йөртүчесенә юл кагыйдәләрен бозган өчен штраф салынганы да ачыкланган, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100