Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Машинада бикләнеп калган ятим бала әбисе белән бабасы каршында тереләй янып үлгән

Бабай 11 яшьлек оныгын машинасында калдырып торган, үзе әбигә ярдәм итәргә киткән.

news_top_970_100
Машинада бикләнеп калган ятим бала әбисе белән бабасы каршында тереләй янып үлгән
https://pixabay.com

Белгород өлкәсендәге Валуйки шәһәрендә 4 сентябрьдә көндез фаҗига була. Инвалид малай машина эчендә тереләй янып үлә. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Бала әбисе һәм бабасы белән яши. Аның әнисе үлгән, әтисен бер тапкыр күргәне дә булмаган. Җомга көнне бу гаилә «җиделе» «Жигули»га утырып базарга бара. Малай белән бабай машинада утырып кала, әби әйберләр сатып алырга китә. Бераздан әби бабайга шалтырата. Бабай оныгын машинада бикләп калдыра, үзе әбигә сумкаларын алып килешергә китә. Әби белән бабай берничә минуттан әйләнеп килгәндә, «Жигули»га ут капкан, тирә-юньгә кешеләр җыелган була.

Янгынны сүндергәч, салонда малайны табалар. Ул бик каты пешеп беткән, шулай да исән була. Ләкин аны коткара алмыйлар. Сабый хастаханәгә барышлый, юлда вафат була. 

Шаһитлар сүзләренчә, иминлек каешы ватык булган. Баланы исә элеп куя торган йозак белән эләктергәннәр.

Янгын электр үткәргечләре төзек булмаганга килеп чыккан дип фаразлыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100