Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Машина юл кырыендагы өч баланы бәреп киткән - коточкыч кадрлар

Татарстан кызы идарә иткән машина юл кырыенда басып торучы балалар өстенә очып чыккан.

news_top_970_100
Машина юл кырыендагы өч баланы бәреп киткән - коточкыч кадрлар
Мәскәүдә Домодедовода булган юл фаҗигасе турында Вести каналы күрсәтте.

Җәяүлеләр чыга торган урында, светофорның яшел төсен көтеп, өч үсмер егет басып торган. Чатта ике машина кара-каршы бәрелешкән һәм берсе җәяүлеләр ягына килеп чыккан. Өч кеше дә капот өстенә эләккән.

Машина йөртүче бәрелешкәннән соң, ун метрдан гына туктый алган.

«47 яшьлек йөртүче „ФАВ“ машинасы белән идарә иткән. Ул чатта каршыга килүче машинаны уздырып җибәрмәгән. Каршыга 23 яшьлек Татарстан кызы идарә иткән „Пежо“ килә торган булган», — дип сөйләгән Эчке эшләр министрлыгы вәкиле Татьяна Петрова. Шаһитлар «ашыгыч ярдәм» чакырган.

Егетләрнең берсе хастаханәгә барудан баш тарткан. 11 сыйныф укучылары Даниил Новиков һәм Владимир Морозовның аяклары җитди сынган. Аларга шактый дәваланырга туры киләчәк.

Яшүсмерләрне бәрдергән хатын-кыз йөртүче дә хастаханәгә озатылган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Видео кадрларында, машина килеп бәрелгәч, балаларның очып китүе күренә.  


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100