news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Машина йөртү таныклыгы гамәлдән чыккан дип санала торган җиде очрак

2021 елның 1 апрелендә яңа кагыйдәләр гамәлгә керә.

news_top
Машина йөртү таныклыгы гамәлдән чыккан дип санала торган җиде очрак
Михаил Захаров

Россия Эчке эшләр министрлыгын машина йөртү өчен таныклыкны гамәлдән чыгару тәртибен билгеләде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Түбәндәге очракларда таныклык гамәлдән чыккан дип санала.

Административ процедура башлау өчен түбәндәгеләр нигез була:

  • таныклыкның срогы чыккан;
  • таныклык хуҗасы турында шәхси мәгълүмат үзгәргән;
  • таныклык таушалган һәм куллану өчен яраксыз, андагы белешмәне укып булмый;
  • таныклыкны биргәндә кагыйдәләр бозылган;
  • таныклык югалган;
  • медицина күрсәтмәләре нигезендә таныклык хуҗасына машина йөртү тыела;
  • таныклык хуҗасы вафат булган.

Яңа регламент 2021 елның 1 апрелендә гамәлгә керә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар