Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Машина йөртү таныклыгы алу өчен имтихан бирүнең яңа тәртибе нинди була?

«Площадка» һәм «шәһәр»не берләштергән гомуми имтихан бирәсе булачак.

news_top_970_100
Машина йөртү таныклыгы алу өчен имтихан бирүнең яңа тәртибе нинди була?

Машина йөртү таныклыгы алу өчен имтихан тапшыруда үзгәрешләр белән бәйле закон проектына үзгәрешләр кертелде. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итте.

Таныклык алу өчен имтихан бирүчеләр «площадка» һәм «шәһәр» не берләштергән гомуми имтихан бирәчәк. Әлегә имтихан бирүчеләр «площадка» һәм «шәһәр» тапшыра.

Кандидатларның белем һәм күнекмәләрен җәяүлеләр йөрми торган ябык автодромнарда, каты өслекле территорияләрдә, хәрәкәт интенсив булмаган участокларда тикшерәчәкләр.

Шуннан соң автомәктәп укучылары гадәти юл хәрәкәтенә кушылып, осталыкларын күрсәтергә тиеш була. Мәҗбүри күнекмәләр исемлегендә — тигез хокуклы һәм тигез хокуклы булмаган чатларны узу, чатларда борылу, юлны борылып чыгу, полосадан-полосага күчү, алдагы машинаны узып басу, алдагы машинаны яннан узу, максималь яраклы тизлектә йөрү, тормозлау, тукталу, җәяүлеләр юлы аша чыгу, тукталышлар яныннан узу.

Яңа кагыйдәләр буенча имтихан тапшырганда, автомәктәп укытучысы машинага утырып бармаячак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100