Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Машина йөртүченең телефонга карап алуы аркасында бала гомере өзелде: 15 яшьлек кызны бәрдергән адәмне нинди җәза көтә

10 март көнне Казанда җәяүле кичүендә юл аркылы чыккан 15 яшьлек кызны бәрдереп, фаҗига урыныннан качкан шоферны суд Тикшерү изоляторына җибәрде. 7 нче шәһәр хастаханәсе табиблары бер атнага якын кызның гомере өчен көрәште. Ләкин аларның тырышлыклары файдасыз булды – бала үлде. Йөртүче ни өчен авария урыннан китеп барган һәм фаҗигагә нәрсә сәбәпче булган? Бу хакта Идел буе районы судыннан “Татар-информ” репортажы.

news_top_970_100
Машина йөртүченең телефонга карап алуы аркасында бала гомере өзелде: 15 яшьлек кызны бәрдергән адәмне нинди җәза көтә

10 март көнне киче сәгать 9да “Фольксваген Джетта” йөртүчесе Казанның Ершов һәм Курашов урамнары чатындагы светофорның кызыл төсенә чыгып, 15 яшьлек кызны бәрдерә. Һәм фаҗига урыннан китеп бара. Соңрак җимерек машинаны авария урыныннан берничә йөз метр читтә ташланган килеш табалар.

Баланы авыр хәлдә ашыгыч ярдәм машинасында 7 нче шәһәр хастаханәсенә алып киләләр. Табиблар кызның баш сөягенең нигез өлеше сынган, баш мие, үпкәсе җәрәхәтләнгән һәм умрау сөяге сынган дип диагноз куя. Кыз бер атна комада ята. Табиблар аның гомере өчен көрәшә, тик 19 март көнне кыз вафат була.

Авариядән соң берничә көн узгач, “Фольксваген” йөртүчесен кулга алдылар. Ул Казанда яшәүче 31 яшьлек Нәҗип Каюмов булып чыкты. Ир-атны “Вишневский” полиция бүлегенә алып килделәр.

Ул кичтә руль артына утырганда Каюмов машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән була. Аның исерек булу-булмавы мәгълүм түгел – ир медицина таныкламасы узудан баш тарткан була.

Правасыз машина йөрткән һәм авария урынын ташлап киткән өчен Каюмовка карата административ эш ачалар. Казанның Вахитов районы Җәмәгать суды аны кабат машина йөртү хокукыннан мәхрүм итә һәм 15 иреген чикли.

Казанның Идел буе районы суды Нәҗип Каюмовка җинаять эше буенча җәза билгеләде.

Башта аны “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу” маддәсе буенча гаеплиләр. Ә кыз вафат булганнан соң “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, саксызлык буенча кеше үтерү” маддәсенә алыштыралар.

Суд залына Каюмовны сакчылар озата керде. Ир йөзен кулы белән каплап утырды.

Процесс башланыр алдыннан гаепләнүченең адвокаты журналистларны залдан чыгарып җибәрүне сорап ходатайство игълан итте. Суд ходатайствоны кире какты.

Судья укып чыккан материаллардан аңлашылганча, Каюмов гаебен танып күрсәтмәләр биргән. Аның сүзләренчә, ул кичтә сәгатенә 80 км белән барган. Автобус полосасына чыккач, ир телефонга бүленә. Бер мизгелдә ул машинаның уң ягында көчле бәрелү тоя һәм алгы тәрәзәнең ватылганын күрә. Үзе әйткәнчә, ул курыккан һәм авария урыннан ераккарак китеп машинаны ташлап калдырырга теләгән.

Юл-транспорт һәлакәтеннән соң Каюмовның мондый тәртибен исәпкә алып, тикшерүче аны сак астына алуны сорый.

“Гаепләнүче тикшерүдән качарга мөмкин. Шулай ук ул әлеге җинаять эше буенча шаһитләргә һәм зыян күрүчеләргә басым ясарга мөмкин”, - диде тикшерүче.

Гаеплене яклаучы як, киресенчә, аны сак астына алу бернинди нигезсез, дигән фикердә булган. Каюмовның әти-әнисе инвалидлар булуы һәм уллары тәрбиясендә яшәве ачыкланды. Әнисе каты авырый һәм хәрәкәтләнә алмый. Әтисенә күптән түгел генә операция ясаганнар. Адвокат аны өй арестына җибәрүләрен һәм азык-төлек алу өчен берничә сәгатькә кибеткә чыгарга рөхсәт итүләрен сорады.

Суд киңәшмәләр бүлмәсенә чыгып киткәч, журналистлар Каюмов белән аралашырга теләде. Башта ир бик ачулы иде һәм үзен тынычлыкта калдыруларын сорады. Шулай да соңрак ул авариядән соң бик куркуын һәм озак вакыт шок хәлендә булуын сөйләде.

“Мин гаебемне таныйм. Мин моны махсус эшләмәдем. Беркем дә мондый хәлдән сакланмаган. Без барыбыз да машина йөртәбез, телефоннар кулланабыз. Сез дә авария китереп чыгарырга мөмкинсез. Әлбәттә, мин сезгә моны теләмим. Ләкин усалланмагыз. Мин барысын да таныдым. Мин үткәнгә кайтып, барысын да төзәтү өчен бөтенесен дә эшләр идем. Кызганыч, бу минем кулдан килми”, - диде Нәҗип Каюмов.

Гаебен тануга карамастан, суд тикшерүчене хуплады һәм Каюмовны 12 майга кадәр Тикшерү изоляторына җибәрде.

Сүз уңаеннан, Каюмов социаль челтәр герое буларак танылган булган инде. Узган ел Каюмовка бик охшаган бер ир-ат затлы “Бурбон” рестораны ишеге янындагы күзәтү камераларына эләккән иде. Ул үзен эчкә кертмәгән өчен сакчы белән ачуланыша, аңа яный һәм сүгенә. Ул вакытта бәйләнчек кунак үзен Тикшерү комитеты хезмәткәре дип таныштыра. Бу дәлиле ышандырмагач, ул сакчыларга җенес әгъзасын күрсәтә башлый. Видео социаль челтәрләргә эләгә.

Суд утырышында Каюмов бу ир-атны үзе түгел дип ышандырды.

Һәлак булган кыз 15 яшьлек Айсинә Булычева була. Кыз талантлы артистка булган, Карина һәм Дмитрий Булычевларның музыкаль театрында уйнаган һәм җырлаган. Аның социаль челтәрдәге сәхифәсендә үзе катнашкан концертларда төшерелгән бик күп фотолар урнаштырылган.

Айсинә Булычева Казан консерваториясе каршындагы музыка мәктәбендә укыган.

“Айсинә үзенең театрдагы чыгышларын карарга гел чакыра иде. Ул бик шат күңелле, ярдәмчел булды. Матур җырлады, мәктәпкә гел нинди дә булса матур, үзенчәлекле киемнәрдән килә иде”, - дип бүлеште үзенең истәлекләре белән Айсинәнең якын дусты.

Әти-әнисе Айсинәнең авариягә очравы турында әтисе кызына шалтыраткач кына беләләр. Кыз озак кына трубкасын алмый. Күпмедер вакыттан соң әтисенә чит хатын-кыз җавап бирә һәм кызның хастаханәдә икәнен әйтә.

Ул кичтә куркыныч авария турындагы хәбәр социаль челтәрләрдә бик тиз таралды. Кыз вафат булганнан соң пабликларда Айсинәнең берничә ел элек яздырылган видеоклиплары пәйда булды.

Туганнары, дуслары һәм танышлары кызның вафатына һаман да ышана алмый.

“Фаҗига турында белгәч моңа ышана алмадым. Миңа әле дә ул каядыр киткән һәм тиздән кайтыр кебек тоела. Ләкин моның беркайчан да алай булмаячагын аңлыйм...” - дип сөйләде Айсинәнең якын дусты.

Дуслары сөйләвенчә, Айсинә балаларны бик яраткан. Ул үсеш тайпылышлары булган сабыйлар өчен дәресләр уздырган. Киләчәктә Айсинә мюзикл актрисасы булырга хыялланган.

Айсинә белән бәхилләшү 21 мартта булды. Кызны “Киндери” зиратына җирләделәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100