news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Машина йөртүчеләргә 2,5 мең сум штрафны ни өчен түләтәчәкләр?

Машина йөртүчеләргә 2,5 мең сум штрафны ни өчен түләтәчәкләр?

news_top
Машина йөртүчеләргә 2,5 мең сум штрафны ни өчен түләтәчәкләр?
Россия Хөкүмәте түләүле юллардан бушка йөргән машина хуҗаларына штраф салырга тәкъдим итте. Бу хакта “Парламентская газета” яза.

Штрафны 2,5 мең күләмендә билгеләргә җыеналар. “Шоферларны штрафка тарту өчен соңыннан түләүне куллана торган “ирекле агым” системасын файдаланырга тәкъдим итәләр. Бу алым түләүле юлларны бушрак итәргә тиеш”, - диелгән хәбәрдә.

Хәзерге вакыта мондый юлларда йөрү өчен шофер машинаны түләү пунктында туктатырга тиеш. Ә бу пунктларны төзү кыйммәт һәм юл бәясенең югары булуы белән компенсацияләнә.

  • Бүген Россиядә тәүләүле юлларның озынлыгы 1,3 мең чакрым. Алар Воронеж, Калуга, Түбән Новгород, Ленинград, Липецк, Мәскәү, Псков, Ростов, Рязань, Тверь, Тула өлкәләрендә, шулай ук Удмуртиядә һәм Санкт-Петербургта бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар