Машина йөртүчеләр өчен яңалык: төнлә махсус жилет кию мәҗбүри
18 марттан башлап юл йөрү кагыйдәләренә үзгәреш керде. Бу кагыйдә буенча, һәр машина йөртүченең багажнигында яктылык кайтаргыч жилет булырга тиеш. Шәһәр читендә тәүлекнең караңгы вакытында машинадан чыкканда, ул шушы жилетны кияргә тиеш. Әгәр юлда күз күреме начар булса, бу кагыйдә көндез дә үз көчендә була.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә машиналарны махсус туктатып, жилетны тикшермәячәкләрен әйттеләр. Әлегә юлдагы инспекторлар, урамда караңгы вакытта, мәсәлән, машинасын төзәтү өчен чыгарга кирәк булган очракта, машина йөртүчеләргә яктылык кайтаргыч жилет йә яктылык кайтаргыч полосасы булган куртка кияргә киңәш итәчәк.
Юл-пост хезмәте инспекторлары бу кагыйдәне үтәү машина йөртүченең гомерен саклап калырга ярдәм итү ихтималына басым ясый.
“Татарстан Республикасы юлларында 2018 елда тәүлекнең караңгы вакытында транспорт чарасыннан чыгып, юлның хәрәкәт бара торган өлешендә йә юл кырыенда яктылык кайтаргыч элементларсыз торган машина йөртүчене бәреп киткән өч юл-транспорт һәлакәте булды. Бу юл һәлакәтләрендә биш кеше имгәнде”, - дип сөйләде “Татар-информ” агентлыгына Татарстан Дәүләт автоинспекциясенең пропаганда бүлеге җитәкчесе Хәйдәр Җиһаншин.
Югары Осланда тагын бер очрак булды. “Фольксваген” йөртүчесе 13 нче модельле “Лада”ны сөйрәтеп алып барган. Билгеле бер моментта иномарка йөртүчесе машинадан чыккан, икенче машина йөртүчесе аны күрми калган һәм бәрдергән. Нәтиҗәдә, иномарка йөртүчесе ябык баш мие травмасы алган, баш мие селкенгән, күз алмалары ябык травма алган.
Тагын бер фаҗига – ике ел элек Татарстанда төнлә трассада “Камаз” йөртүчесе “Вольво” йөк машинасы тәгәрмәчен алмаштырып торган йөртүчене күрми калган һәм бәрдергән. Нәтиҗәдә, бәрдергән ир-ат һәлак булган. Аның өстендә яктылык кайтаргыч жилет булмаган.
Яңа кагыйдәне кертүгә Татарстандагы барлык машина йөртүчеләр дә әзер түгел әле.
“Мин закон чыкканын беләм, ләкин жилет сатып алу турында уйлаган юк әле. Хәзер, сез әйткәч, тизрәк жилет алырмын инде”, - диде “Фольксваген” йөртүче ханым.
“Мондый закон 18 марттан гамәлгә керүен ишеткән идем. Тиздән сатып алырга җыенам”, - диде “БМВ”дагы автоледи.
Кайсыбер машина йөртүчеләр яңа кагыйдәдән, аны үтәмәгән өчен салыначак штрафтан курыкмый.
Казанда Кытай автомобильләре сата торган бер автосалон администраторы яктылык кайтаргыч элементлары булган жилетларны сатып алучылар күп булмавын әйтте.
“Үзем дә машина йөртәм. Анда бит бары тик тәүлекнең караңгы вакытында гына шундый жилет кулланырга дигән. Мин юридик моментларны бик яхшы беләм, шуңа күрә жилет сатып алырга җыенмыйм. Алар багажникны ачып, мине бернинди нигезсез генә тикшерергә хокуклы түгел. Әйе, безнең салонда жилетлар бар, 60 данә чамасы. 350 сум тора. Соңгы ике көндә без аларны күп сатмадык”, - дип сөйләде “Татар-информ”га автосалон администраторы.
Кайсыбер машина йөртүчеләр яңа кагыйдәгә бөтенләй дә җитди карамый.
“Әгәр мине туктатсалар, әлеге генә тәгәрмәч алмаштырган идем, жилет буялып бетте. Менә яңа жилет алырга барам әле”, - дип әйтәчәкмен диде машина йөртүчеләрнең берсе.
Яктылык кайтаргыч жилетны кайсы автосалонда йә автотоварлар кибетендә алырга дип сайлаганда, бәясенә игътибар итәргә кирәк. Жилетлар сыйфат ягыннан да аерыла. Ләкин иң мөһиме, ул ГОСТ буенча ясалган булырга тиеш. Бер сүз белән әйткәндә, жилет сатып алганда, яраклылык сертификатын карарга кирәк.
“Татар-информ” хәбәрчесе жилет сата торган берничә кибет хезмәткәрен сораштырды. Жилетларга бәяләр 170 сумнан 1200 сумга кадәр икән.
“Әйе, бездә 183 сумлык жилетлар да бар. ГОСТ үлчәме XL, аны бит кием өстеннән киеп булырга тиеш. Закон чыкканчы ук ала башладылар инде аларны. Закон кертергә җыенганнарын белгәч тә, ала башладылар. Чама белән, быел ел башыннан безгә бөтен товарны китерделәр”, - дип сөйләде Казанда автотоварлар сата торган интернет-кибет операторы.
Шундый ук жилет икенче бер интернет-кибеттә бераз арзанрак тора.
“170 сумлык жилетлар да бар. Сайтта заказ биреп, аннары үзең барып алырга була”, - дип аңлатты автотоварлар сата торган интернет-кибет операторы.
Казанда автозапчастьлар сата торган челтәрләрнең берсендә, закон кабул ителү белән, жилетлар сатылып беткән.
Башка челтәр кибетендә яктылык кайтаргыч жилетларны Казанда табу җиңел булмас, дип җавап бирделәр.
“Законны әле яңа кабул иттеләр. 30 данә бар иде, төшкә кадәр сатып алып бетерделәр. Безнең челтәрдәге кибетләрнең берсендә дә жилетлар булмас, мөгаен. Пәнҗешәмбе китерергә ышандырдылар. 249 сум тора иде", - дип әйтте консультант Константин.
Автосалон хезмәткәрләре яктылык кайтаргыч жилет автомобильнең мәҗбүри комплектациясенә кермәячәк дип аңлатты.
“Жилетлар сатуда бар. 220-260 сум. Кыйммәтрәк торган жилетның ГОСТ буенча ясалган дигән документы бар. Алдан ук әйтеп куям, 260 сумлык жилет соңгысы калды, барысын да алып бетерделәр инде. 220 сумлыгының бернинди дә документы юк”, - дип җавап бирде безнең илдә эшләнгән автомобильләр сата торган салон администраторы.
Премиум-класслы автомобильләр сата торган салонда яктылык кайтаргыч жилетлар берничә көн элек сатылып бетүен, яктылык кайтаргыч наклейкалар да калмавын әйттеләр.
“Без хәзер шундый жилетлар кайтарту буенча эшлибез. Алар ике вариантта бар иде: оригиналь һәм оригиналь булмаган. Оригиналь жилетлар хромланган төсле, машина маркасының рәсми значогы белән – аларны 1200 сумга сатабыз. Оригиналь булмаган жилетлар 400 сум тора. Аларның артык аермасы да юк, юлда беркем дә карап тормаячак”, - дип әйтте кыйммәтле автомобильләр салоны администраторы.
Европа илләренең күпчелегендә машина йөртүчедә яктылык кайтаргыч жилет булу мәҗбүри. Өстәвенә, бу илләрнең кайсыберләрендә жилет бер генә түгел, ә машинадагы пассажирлар санынча булырга тиеш. Аны тәүлекнең караңгы вакытында гына түгел, көндез дә, аеруча зур тизлекле магистральләрдә, кию мәҗбүри.
Австриядә жилет булмаган өчен машина йөртүче 14 евро, Бельгиядә 50 евро, Испаниядә 91 евро түләргә тиеш. Италиядә штраф 34 тән 138 еврога кадәр, Португалиядә 300 еврога кадәр җитә. Әгәр машинада жилет булмаса, йөртүче машинадан чыгып, жилет кимәгән булса, 600 еврога кадәр штраф салулары мөмкин.
Башка илләрнең уңай тәҗрибәсе яктылык кайтаргыч жилетларның һәркемнең иминлеген саклавын раслый.
Россия юлларында жилет булмаган өчен, яисә машина йөртүче автомобильдән жилетсыз чыккан өчен штрафлар булмаячак... әлегә. Шулай да шуны искә төшерергә кирәк: җәяүлеләрнең киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булмаган өчен, башта штраф түләтмиләр иде – бу кагыйдә киңәш рәвешендә генә булды. Соңрак әлеге кагыйдәне үтәмәгән өчен 500 сум штраф турында закон чыкты. Машина йөртүчеләр өчен яктылык кайтаргыч элементлары булган жилет белән дә шундый ук хәл булуы ихтимал.