Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Машина йөртүче ир-ат ризыгында уннарча миллион доллар тора торган энҗе бөртеге тапкан

250 сумга сатып алган әкәм-төкәм эчендә кызгылт-сары энҗе бөртеге булган.

news_top_970_100
Машина йөртүче ир-ат ризыгында уннарча миллион доллар тора торган энҗе бөртеге тапкан
https://pixabay.com

Таиландтагы Чонбури провинциясендә йөк машинасында йөртүче булып эшләүче ир-ат төшке ашындагы ризыкта энҗе бөртеге тапкан. Әлеге табылдык бәясе уннарча миллион доллар торырга мөмкин. Бу турыда Newsflare басмасына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

10 февральдә 40 яшьлек Монтиан Джансук һәм аның хатыны Васана базардан диңгез ризыклары ала. Алар алып кайткан гадәти булмаган әкәм-төкәм эченнән энҗе бөртеге чыга. Әкәм-төкәм үзе исә 100 бат (безнең акча белән санаганда 250 сум тирәсе) булган. Сатучы аны ашый торган дип ышандырган һәм Монтиан сатып алган.

Ашап утырганда Монтианның улының теше каты әйбергә бәрелә. Бу тиен акча зурлыгындагы 7 граммлы кызгылт-сары энҗе бөртеге булып чыга.

Мондый төрдәге энҗеләр 10 миллион бат (25 миллион сум) торырга мөмкин. Хәзер табылдыкны зәркәнчегә алып барып тикшертергә һәм сатарга җыеналар, диелә хәбәрдә.

«Бу әкәм-төкәмне сатып алуыма бик сөенәм. Тормышым бөтенләй үзгәреп китәргә мөмкин», — дип сөенечен уртаклаша бу кеше.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100