Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Машина йөртүче ир-ат инспектор язган протоколны ашап бетергән - видео

Исерек йөртүченең бу гамәлен видеорегистратор төшереп торган.

news_top_970_100
Машина йөртүче ир-ат инспектор язган протоколны ашап бетергән - видео

Иркутск өлкәсендәге Зима шәһәрендә яшәүче 48 яшьлек ир-ат исерек килеш машинага утырып чыгып киткән. Аны ЮХИДИ инспекторлары тоткан һәм протокол язганнар. Йөртүче исә бу протоколны ашап бетергән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Ир-ат утырган машина юлдагы башка автомобильләргә комачаулый, каршы як полосага чыга. Аны йөк машинасы йөртүчесе күреп ала һәм беренче очраган постта полиция экипажына хәбәр итә. Юл инспекторлары кагыйдә бозучы машинаны туктата. Йөртүчене патруль машинасына кертеп утырталар. Шунда ир-ат тамаша күрсәтә башлый, аны видеорегистратор камерасы төшереп тора.

Хокук саклаучылар ир-атның машина йөртү таныклыгының срогы ун ел элек беткәнен ачыклый. Ир-ат исә «Мин протокол белән риза түгел», дип җикеренә, кулларын болгый, сүгенә.

Аннан бик нык итеп алкоголь исе дә килә. Шуңа күрә полиция хезмәткәрләре ир-атка махсус приборга өрергә кушалар. Ләкин ул баш тарта. «Мин бернинди дә прибор күрмим, медицина тикшерүеннән баш тартам» — ди ул.

Ир-ат кабат инспекторларга сүгенә башлый. Бераздан ул инде әзер административ протоколны тартып ала һәм ашый. Патруль машинасыннан чыгып качмакчы була. Тик аны җибәрмиләр. Ир-атны полиция бүлегенә илтәләр, машинасын махсус тукталышка куялар.

«Ир-атка ун тәүлек административ арест билгеләнде», — дигәннәр Эчке эшләр министрлыгының Иркутск өлкәсе буенча идарәсендә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100