Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Фура йөртүчесе двигатель белән очып чыкты»: Чирмешән ягында дүрт машина бәрелешкән

Бозлавыклы юлда зур фура узарга чыга һәм коточкыч авария килеп чыга.

news_top_970_100
«Фура йөртүчесе двигатель белән очып чыкты»: Чирмешән ягында дүрт машина бәрелешкән

20 декабрьдә Чирмешән-Шонталы юлында җитди авария була. Башлангыч мәгълүматлар буенча, биредә ике фура, «Газель» һәм тагын бер җиңел машина бәрелешә. Бер кеше һәлак була. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗигане башка машиналардагы йөртүчеләр күреп тора, алар шундук ярдәмгә ташлана. Автомобильләр җимерелеп беткән, хәтта кайда нинди машина икәнен ачыклау да кыен булган. Кабиналар танымаслык булып яньчелгән.

Бәрелешү шулкадәр каты булган, бер йөк машинасының двигателе йөртүчесе белән бергә юлга очып чыккан.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, йөк машиналарының берсен йөртүче тизлекне арттыра, юлда бозлавык булуга карамастан, ул башка машиналарны узарга чыга. Шуннан соң имин дистанцияне сакламыйча, башка йөк машинасына бәрелә, аннары бу фуралар «Газель» машинасын юлдан төртеп чыгара. «Газель» фургоны юл кырыена очып төшеп, ян ягына ава. Аның йөртүчесе исән кала, ул фургоннан үзе чыга.

Җимерелгән йөк машиналарының берсенең кабинасын эзләп табарга туры килә. Ул урман ягына таба берничә метрга очып киткән. Яньчелгән металл конструкция эчендә каты яраланган машина йөртүчене дә табалар. Урынга ашыгыч ярдәм һәм коткаручыларны чакыралар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100