Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Машина "туңмасын" өчен нишләргә?

Автоэксперт Кирилл Милешкин автомобильдә кайсы механизмнарның катуын һәм моны булдырмас өчен нишләргә кирәклеген сөйләде.

news_top_970_100
Машина "туңмасын" өчен нишләргә?
pixabay.com

"За рулем" язуынча, автомоибильне юганнан соң була торган иң еш күренеш - ишекләрнең катуы. Юганнан соң ишекләрне аларны корытып сөртергә һәм силикон май белән майларга кирәк.

Пыяла чистарткыч тәрәзәгә ябышып катмасын өчен аларн ыкүтәреп куярга кирәк. Әгәр инде ябышкан икән, кул белән куптарыгыз - чөнки эшләтеп электромоторны яндыруыгыз бар.

Әгәр көзгеләр электропривод белән эшли икән, аларны да кул белән ачып ябып карагыз. Шулай эшләмәсәгез электропривод көчәнеп эшләп януы бар.

Тәрәзәдән аккан су җыелып ката. Электропривод белән тәрәзәне төшермәкче булганда, аңа да көч килә. Тәрәзә төшми икән, аңа көч китермәгез. Моторны алыштыру күпкә кыйбатракка төшәчәк.

Юганнан соң кул тормозына куймагыз. Ул катып кала икән, машинаны урыннан да кузгатып булмаячак. Эвакуатор чакырырга яки җылы көннәр җиткәнен генә көтәргә кала.

Фара юдыру механизмын салкын көннәрдә эшләтү зыянлы. Форсунка өстенә боз ката һәм ул эшләүдән туктарга мөмкин.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100